Россиядә ана капиталы артачак
Закон 1 февральдән гамәлгә керә.
1 февральдән ана капиталын индексацияләү буенча закон гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белдерде.
Беренче һәм икенче бала өчен ана капиталы 11,9%ка артачак. Беренче бала өчен ана капиталы түләве 587 мең сум булса, икенче бала өчен 775,6 мең сум тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев