Росреестр күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча «кайнар» линия үткәрәчәк
Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә ала.
9 февральдә Росреестр күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча «кайнар» линия уздырачак. Линия ведомствоның 15 еллыгына багышланган һәм Россиянең барлык төбәкләрендә узачак.
Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр бирә ала. Кайнар линия белгечләре консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев