Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Роспотребнадзорда талпаннардан саклану ысуллары турында сөйләделәр

Талпан кадалган очракта, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанда талпаннар уянган инде. Узган атнада Түбән Кама районында урман бете кадалуның 9 очрагы теркәлгән.

РФ Роспотребнадзорында табигатьтә йөргәндә талпаннардан ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.

  • Белгечләр ачык төсле, озын җиңле һәм озын балаклы кием сайларга киңәш итә. Мондый киемдә «чакырылмаган кунакларны» табу җиңел, ә аларга тиренең ялангач өлешенә үтеп керү дә авыррак булачак;
  • Талпаннарны куркыту өчен махсус репеллентлар кулланырга мөмкин. Мондый чараларны тәнгә түгел, киемгә сиптерергә кирәк.
  • Үләнгә ятарга ярамый; 
  • Кайткач үзегезне һәм якыннарыгызны җентекләп тикшерегез. Талпаннарны гадәттә бил һәм касык тирәсендә, култык астында, колак артында табарга мөмкин.

Инде талпан кадалган икән, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев