Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Риман Гыйлемханов: «Журналистика — чир ул»

Риман абыйның журналистикага килүенә быел 50 ел тулган.

Язмамның башисемен юкка гына шулай атамадым — түбәнкамалылар белән очрашуга килгәч, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемханов әйтте бу сүзләрне. Чара шәһәребездә ел саен үтә торган «Тукайфест» фестивале кысаларында узды.

Әйе, журналистика күптән аның яшәү рәвешенә әйләнгән инде. Шулай булмаса, бар гомерен яраткан һөнәренә багышлар идеме икән?! Моның өчен, чыннан да, үз һөнәреңнең фанаты булу, шул эш белән «авыру» кирәктер. 

Риман абыйның журналистикага килүенә быел 50 ел тулган. Үзе бер кеше гомере! Уйлап куйсаң, шушы вакыт эчендә ниләр генә күрелмәгән дә баштан ниләр генә кичелмәгәндер. Иҗаттан арыган чаклары да булгандыр. Ләкин, ни генә булмасын, күңел төшенкелегенә бирелмәгән. Оптимизмның үзе бит ул! «Елмаеп яшәүне максат итеп куйдым. Авыр хәлләргә тарыганда да уен-көлке белән үткәреп җибәрергә тырышам», — ди бит әнә. Ә һәрвакыт көр күңелле булып калуның сере нидә дисәм, «Гаиләдән киләдер. Әти-әниемнең дә зарланып утырган чакларын хәтерләмим», — ди әңгәмәдәшем. 

Язу куәсе дә газиз кешеләреннән күчкән аңа. Әтисе Солтан абый да шигырьләр язган, балалар йорты директоры булып эшләгәндә күренекле язучы-артистларны чакырып, очрашулар оештырган. Әнисе Дания апа моңлы тавышы, җор теллелеге белән аерылып торган, әкиятләр укыганда төрле җәнлек-җанвар тавышлары чыгарып сөйләгән, авыл хатыннары, танылган артистлар булып сөйләвен ишетсәләр, пародиячеләр дә көнләшеп куяр иде, мөгаен! Шуңа да иҗади мохиттә туып үскән малайның киләчәктә иҗат юлын сайлавы бер дә гаҗәп түгел. 

Хәер, башкача була да алмыйдыр — Арча төбәгенең һәр сантиметрында талант үсеп чыккан. Татар милләтенә моның кадәр иҗат әһеле биргән төбәк тагын бармы икән?! Тукайның туган ягы бит ул! Ә Риман Гыйлемханов сөекле шагыйребез туган төбәгеннән генә түгел, аның туганы да икән әле: әнисенең әтисе Габдрахман мулла белән Габдулла Тукай туганнан туган булганнар. Бу хакта масаеп та, күкрәк кагып та сөйләми Риман абый. «Тукай оныгы булу — зур җаваплылык та, бәхет тә ул. Әни дә: «Тукай исеменә тап төшерә күрмәгез!» — дип һәрвакыт әйтә килде», — дип сөйли. 

Менә шушы җаваплылык, Тукай рухын саклау, мирасын килер буыннарга тапшыру теләге аны шагыйрь исемен йөртүче фонд ачарга этәрә дә инде. Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәктәп балалары өчен «Сөйкемле Шүрәле» декоратив-гамәли кул эшләре конкурсын оештыралар. Берничә ел рәттән гөрләп узган бәйгенең даны, Татарстан чикләрен үтеп, еракларга тарала. Республика шәһәравылларыннан гына түгел, Россиянең башка бик күп төбәкләрендә яшәүче малайлар, кызлар да катнаша анда. 

2010 елда Тукай эзләреннән оештырган экспедицияләре дә гомергә җитәрлек истәлекхатирәләр калдырган. 46 көн эчендә 20 мең чакрым юл үтеп, Тукай белән бәйле хатирәләрне барлар өчен, Казахстанны аркылыга-буйга гизәләр, Кытайга хәтле барып җитәләр. Шунда чит төбәкләрдә гомер кичерүче милләттәшләребезнең Тукай дип җан атып яшәүләренә шаккатып, сокланып кайта алар. «Кытайда һәр татар, олысыннан алып кечкенәсенә кадәр, Тукайның «Туган теле» н җырлый, шигырьләрен яттан белә. Безне дин, гаилә һәм Тукай яшәтә, ди алар», — дип, Риман абый залда утыручыларны тәмам сүзсез калдыра. Сәфәр вакытында күргәнишеткәннәрен, сәяхәттән алган хис-кичерешләрен моннан берничә ел элек аерым китап итеп тә бастырып чыгарган. Кереш сүзне якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев язган. 

Әйе, якын дуслары Разил Вәлиев, Рифкать Муллин, остазы Туфан Миңнуллинны аерым бер җылылык белән искә алды ул. Телевидениедә бергә эшләгән хезмәттәше — шагыйрь Фәннур Сафин белән бәйле истәлекләрен дә уртаклашты. 

Риман абыйның журналистикага килүенә ярты гасыр үтүе турында әйттем инде. Шуның ике дистәсе телевидение белән бәйле. Вакытлы матбугатка килгәненә дә шактый еллар узган. Бүген ул «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә хезмәт куя — «Әйтеп кенә бактым» дип исемләнгән даими сәхифә алып бара. 

Мин үзем газетаны кулга алу белән, иң элек Риман абыйның язмаларын эзли башлыйм. Ә аларны башкаларныкы белән бутау мөмкин түгел — җиңел, гади, һәркемгә аңлаешлы телдә язылган булулары белән аерылып торалар. Журналистикада иң авырлардан саналган сәясәт темасында да судагы балык сыман йөзә ул. Монысын, «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә килгәч, редактор Исмәгыйль Шәрәфиев тәкъдим иткән. «Мин әле һаман язарга өйрәнәм, — ди Риман Гыйлемханов. — Туфан абыйның «Көн саен яз. Язганнарың белән канәгатьләнмә. Канәгать булдымы — иҗат кешесе үсештән туктый», — дигән сүзләрен күңелемә салып куйдым», — ди кунагыбыз.

Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. «Илһам» эстрада ансамбле җырчысы Илһам Хисмәтуллин чараны матур җырлары белән бизәде. Җыр дигәннән, Риман абый үзе дә — сәнгатькә гашыйк кеше. Студент елларында хорга йөргән, университетның данлыклы «Каз канаты» ансамблендә биегән, берничә уен коралында уйнаган. Белүемчә, гармунын бүген дә кулыннан төшергәне юк. Кыстый торгач, бер генә куплет булса да тәки җырлаттык үзен. 

Шагыйрь булырлыгы да бар Риман Гыйлемхановның. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырының сүзләрен русчадан татарчага нәкъ менә аның тәрҗемә итүен күпләр белмидер дә әле. Телевидениедә балалар редакциясендә эшләгәндә иҗат ителә ул. «Тапшыру әзерләү өчен җырлар калмады. Нишләргә? Владимир Шаинский җырларына мөрәҗәгать итәргә булдык. Шулай язылган җыр ул», — дип, хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем. Әлеге җырны шәһәребезнең 1нче балалар бакчасына йөрүче малайлар, кызлар да яратып башкара икән. Риман абыйларына да җырлап күрсәттеләр әле.

Чара ахырында сүзне Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фирдәвис Ханов алды. Ул да, күпләр кебек, газета өйгә килү белән, әүвәл Риман Гыйлемханов язмаларын укыйм, ди. Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина «Риман абый, лаеклы ялга китәм дип ашыкма. Яраткан укучыларыңны сөендереп, кимендә 80гә кадәр эшлә әле», — дип теләде. Әмин, шулай булсын! Үзең әйткәнчә, яңа китапларың чыгу уңаеннан якын киләчәктә шушы ук составта очрашабыз, Риман абый, яме! 

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев