Рамил Муллин Түбән Каманы төзекләндерү буенча алда торган эшләрне билгеләде
Бүгенге көндә шәһәрнең төп бурычларының берсе — җылылык челтәрләрен ремонтлау.
Шәһәрне төзекләндерү, коммуналь өлкәдә ремонт, мөһим социаль объектларны реконструкцияләү — бу һәм башка планнар турында Түбән Кама мэриясендәге «эшлекле дүшәмбе»дә фикер алыштылар.
Бүгенге көндә шәһәрнең төп бурычларының берсе — җылылык челтәрләрен ремонтлау. Бердәм эш нәтиҗәсендә узган ел халыктан килгән шикаятьләр саны кимеде инде.
«Беренче чиратта без ишегалларындагы челтәрләрне ремонтлаячакбыз, шул исәптән «Безнең ишегалды» программасына эләккәннәрен дә. Башта челтәрләрләр алыштырылачак, ә аннары инде ишегалдын төзекләндерү башланачак. Беренче тапкыр без мондый комплекслы режимда эшлибез. Моннан тыш, магистраль торбалар алыштырылачак, үзәк җылылык пунктлары буенча зур эш башкарылачак», — дип сөйләде мэр Рамил Муллин киңәшмәдә.
Юл инфраструктурасын ремонтлау кысаларында зур күләмдә эшләр башкарылачак. Быел программага Лесная, Кайманов, Шинчылар, Студентлар, Яшьлек һәм Тукай урамнары керә.
«Без икенче дәрәҗәдәге юлларны, тротуарларны, велосипед юлларын һәм юлларга тоташкан территорияләрне дә кертеп, бөтен урам-юл челтәренә комплекслы ремонт ясыйбыз. Өстәвенә, яктырту, төзекләндерү һәм челтәрләрне алыштыру эшләре башкарылачак. Ягъни бу шундый системалы эш», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Республика әһәмиятендәге юллар да читтә калмаячак. Ремонт Чистай һәм Ширәмәт авылы юнәлешендә дәвам итәчәк. Киңәшмәдә шулай ук шәһәрнең сәнәгать зонасында юлларны ремонтлау мәсьәләсе дә каралды.
«Бу 33 км чамасы юл, шактый зур күләм, эстакадалар белән. Без аларны шулай ук якындагы елларда тәртипкә китерергә планлаштырабыз», — дип вәгъдә итте мэр.
Түбән Камада мәдәни һәм спорт объектларын реконструкцияләү дәвам итә. Шәһәрнең йөзе үзгәрә. Яңа объектлар ярдәмендә шәһәрнең мәдәни тормышы матуррак һәм байрак булачак. Мисалларның берсе — «База» креатив индустрияләр үзәге.
«Биредә фестивальләр, күргәзмәләр, лекцияләр һәм иҗади очрашулар үткәрелә, алар җирле бергәлек өчен әһәмиятле вакыйгаларга әверелә. Бу чаралар җирле талантларны гына түгел, шәһәрнең мәдәни тормышына да игътибарны җәлеп итә, иҗат эшлеклеләре һәм киң аудитория арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте «База» креатив индустрияләр үзәге директоры Айрат Хәбиров.
Быел «Гаилә» паркында фестиваль мәйданчыгы булдыру буенча эшләрне башларга планлаштыралар. Моннан тыш, шәһәр фонтаннарын реконструкцияләү көтелә. Очрашуда шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, санитар-экологик икеайлык башлануын һәм матбугат басмаларына язылу кампаниясе башлануын искә төшерделәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев