Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рамил Муллин Түбән Камада Җиңү парады алдыннан чыгыш ясады

Түбән Кама мэры бүгенге көндә Ватан иминлеге сагында торучы хәрбиләргә дә тирән ихтирам белдерде.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәр халкын Җиңү көне белән котлады. Ул парад алдыннан чыгыш ясады.

«Бүген безнең һәрберебез өчен изге һәм иң мөһим бәйрәм. 1945нең Җиңү маеннан 78 ел узып та китте. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас! Ветераннарыбызның һәм тыл хезмәтчәннәребезнең бөек батырлыгы белән горурланабыз! Чын күңелдән рәхмәт сезгә!» — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Шулай ук Түбән Кама мэры бүгенге көндә Ватан иминлеге сагында торучы хәрбиләргә, аларның якыннары һәм туганнарына, ярдәмнәре, батырлыклары һәм мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Үз гомерләрен Ватан, халык, киләчәк буыннар хакына биргән кешеләр турында хәтер мәңгелек булсын! Бәйрәм белән! Җиңү Көне белән!» — диде Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев