Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рамил Муллин: «Шәһәрне фермер продуктлары белән тәэмин итү мөһим»

Очрашу шәһәр мэры Рамил Муллин катнашында узды.

Түбән Кама администрациясендә авыл җирлекләре территориясендә эшлекле активлык темасына киңәшмә узды. Очрашу шәһәр мэры Рамил Муллин катнашында узды.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгында уңышлар да, кыенлыклар да бар. Төп проблема — продукцияне сатуга кагыла, әмма бу мәсъәләне хәл итү мөмкинлеге дә бар.

«Без үз эшебезне кибет киштәләрендә район территориясендә җитештерелә торган сыйфатлы продукция булырлык итеп төзергә тиешбез», — дип билгеләп үтте мэр.

Ягъни, шәһәр халкы фермер продукциясен ерактан эзләп йөрергә тиеш түгел, ул янәшәдә сатылырга тиеш. Әлеге мәсьәләне контрольгә алу эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү идарәсе башлыгы Илнар Сираевка йөкләнде. Фермерлар өчен тагын бер катлаулы сорау — биналарны һәм җирне рәсмиләштерү. Рамил Муллин бу эштә дә ярдәм итәргә кушты.

Тагын бер сорау мал сую цехына кагылды. Хәзерге вакытта Түбән Кама районында андый урын булмаганлыктан, фермерлар аны булдыру мәсьәләсен карауны сорады. Район җитәкчелеге бу уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде. Очрашу ахырында Рамил Муллин хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм шәһәрне фермер продуктлары белән тәэмин итү бик мөһим, дип билгеләп үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев