Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рамил Муллин Олы Афанас авылында мәктәп һәм балалар бакчасы эше белән танышты

Визит киңәшмә белән тәмамланды.

 

Рамил Муллин һәм Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыклары Олы Афанас авылында булып, җирле социаль объектларның эше белән танышты.

Олы Афанас урта мәктәбендә бүген төрле милләттән булган 330дән артык бала белем ала. Алар өчен халыкларны берләштерүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелә. «Лингвостарт» программасы эшли, укучыларга туган телләре дә укытыла.

Бүгенге көндә спорт залы һәм мәктәпнең кайбер кабинетлары ремонтка мохтаҗ - кайдадыр салкын, кайдадыр түбәдән су ага.

«Стеналарны, түшәмнәрне буядык, такталарны күчердек. Мәктәптә ремонт 2013 елда булды», — диде Олы Афанас урта мәктәбе директоры Луиза Фалина.

Ә менә балалар бакчасында хәл башкачарак — монда капиталь ремонт үткәрелде. Балаларны өйрәтү һәм укыту программалары эшли. 

Рамил Муллин шулай ук җирле китапханә һәм мәдәният йорты эше белән танышты. Сугышчыларга актив ярдәм күрсәткәннәре өчен авыл халкына рәхмәт белдерде. Визит киңәшмә белән тәмамланды, анда җирлек башлыклары авылдагы проблемаларны хәл итү һәм тормыш дәрәҗәсен үстерү турында фикер алыштылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев