Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Радмир Беляев Түбән Камадагы спорт мәктәпләренең торышын тикшерде

Беренче булып 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен карадылар.

Түбән Камада спорт үсәргә тиеш — спорт объектларын карап йөргәндә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев шулай дип белдерде.

Беренче булып 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен карадылар — инфраструктура ягыннан бу үрнәк мәктәпләрнең берсе. Анда ике секция эшли: «Спорт гимнастикасы» һәм «Баскетбол». 400 дән артык тәрбияләнүче шөгыльләнә. Учреждение балансында торган җиһазларга республиканың күп мәктәпләре көнләшерлек. Монда Татарстанда бердәнбер булган баскетболда кулланыла торган тренировка машинасы да бар, аны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә танылган хоккейчы Михаил Сергачев бүләк итте. Әллә ни проблемалар юк, ди директор, бер генә нюанс — җиһазландырылган керү юлы юк.

Шулай ук Радмир Беляев «Ярыш» спорт комплексы проблемалары белән танышты. Объект шәһәрдә 2011 елдан бирле эшли. Вакыт узу белән матди техник базаны яңарту гына түгел, агып торган түбәне ремонтларга, фасадны, залларны тәртипкә китерергә, өслекләрне һәм чишенү бүлмәләрен алыштырырга кирәк.

Комплекс базасында шөгыльләнүче спортчылар лаеклы шартларда шөгыльләнергә тиеш, дип ассызыклады Радмир Беляев. Җаваплы кешеләргә ул смета эшләргә кушты.

Радмир Беляев шулай ук 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды. Анда ул «Татнефть» гранты буенча үткәрелгән ремонтны бәяләде. Узган ел яңартылган «СИБУР Арена» комплексын карады. Җитәкче шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип билгеләп үтте.

«Без хезмәт хаклары, объектларны карап тоту буенча тирән анализ ясаячакбыз, чөнки бүген инфляция җитди, димәк керемнәр дәрәҗәсе, хуҗалык хисабына эшчәнлекне үстерү, учреждениенең өстәмә керемнәре — бу һичшиксез безнең өчен өстенлек булып тора. Әмма мин шундый искиткеч спорт объектлары, яхшы коллективлар, тренерлар, җитәкчелек, белгечләр булуга түбәнкамалылар, безнең балалар өчен шатмын. Яшьләрнең спорт белән шөгыльләнергә теләге булса, барлык ишекләр дә ачык», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Башкарма комитет җитәкчесе барлык спорт объектларында да булачак. Ул шулай ук Кама Аланындагы 5 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен карарга ниятли. Гомумән алганда, шәһәрдә 8 спорт мәктәбе бар, аларда төрле юнәлештәге 21 секция эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев