Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Радмир Беляев Түбән Камада МХО катнашучыларына мемориал макеты белән танышты

Һәйкәл Җиңү мәйданында Мәңгелек ут янына куелыр дип планлаштырыла.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплексның беренчел макеты белән танышты. Һәйкәл Җиңү мәйданында Мәңгелек ут янына куелыр дип планлаштырыла.

Аның сүзләренә караганда, проект МХО ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре катнашында төзелә. Тәкъдим ителгән макет әле ахыргы вариант түгел — киләсе атнада концепцияне эшләп бетерү өчен эшче төркемдә катнашучылар белән яңа очрашу планлаштырыла.

«Һәлак булган геройлар истәлеген мәңгеләштерү — безнең бурычыбыз», — дип ассызыклады Радмир Беляев.

Параллель рәвештә сугышчан дан аллеясында мемориаллар булдыру турында фикер алышу да бара.

Фото: t.me/radmirbelyaev

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев