Радмир Беляев Түбән Камада медицина өлкәсендә кадрлар кытлыгын билгеләп үтте
Районда 538 табиб һәм ике меңнән артык урта медицина персоналы эшли.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә ясаган чыгышында медицина өлкәсендә кадрлар кытлыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, районда 538 табиб һәм ике меңнән артык урта медицина персоналы эшли. Шул ук вакытта табиб вазыйфаларының тулылыгы 49% кына тәшкил итә.
Беляев ассызыклаганча, яңа медицина учреждениеләре төзелүгә карамастан, белгечләрнең җитәрлек күләмдә булмавы медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатына тискәре йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә район хакимияте Татарстан сәламәтлек саклау министры белән сөйләшүләр алып бара, шулай ук күрше төбәкләрдән медиклар җәлеп итү буенча чаралар күрелә.
Табибларны торак белән тәэмин итү — төп адымнарның берсе булып тора. Беляев сүзләренчә, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды торак комплексларының берсендә өстәмә 30 фатир бүлеп бирәчәк.
Моннан тыш, ул 2023 елда яшь табибларга ярдәм итү программасы раслануы турында искә төшерде, әлеге программа нигезендә табибларга ике ел дәвамында 100 мең сум түләнә. Инде 28 яшь белгеч бу ярдәмне алган, түләүләр күләмен яңадан карау планлаштырыла.
Шулай ук югары уку йортларында 98 максатчан студент белем ала, аларның районга кайтуы кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә мөһим фактор буларак карала. 2024 елда медицина оешмаларына 7,4 млн сумлык җиһазлар һәм көнкүреш техникасы белән 41 ремонтланган торак бүлеп бирелгән.
Шулай итеп, кадрлар кытлыгы кискен булуга карамастан (медицина хезмәткәрләре 74,6% тәшкил итә), Түбән Кама районында сәламәтлек саклаудагы вәзгыятьне яхшырту өчен актив адымнар ясала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев