Радмир Беляев Түбән Камада янгыннан зыян күргән ике гаиләгә акчалата ярдәм сертификатлары тапшырды
Гаиләләр бу акчаларны фатирларны торгызуга һәм беренче кирәк-ярак әйберләрен сатып алуга сарыф итә алачак.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе» вакытында фатирлары янгыннан зыян күргән ике гаиләгә матди ярдәмгә сертификатлар тапшырды.
Химиклар проспектындагы 51 нче йортта яшәүче Шакировлар гаиләсе — 150 мең, Кайманов урамындагы 11 нче йортта яшәүче Шәяхмәтовлар 100 мең сумлык сертификат алды.
Гаиләләр бу акчаларны фатирларны торгызуга һәм беренче кирәк-ярак әйберләрен сатып алуга сарыф итә алачак.
Алсу Шәяхмәтова һәм аның 6 һәм 10 яшьлек ике улы яшәгән фатирдагы янгын 16 июньдә ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан, хатын балаларын ялгыз тәрбияли. Гаиләдән берәү дә зыян күрмәгән. 28 майда ирле-хатынлы Шакировлар һәм аларның ике баласы яшәгән фатирда чыккан утның сәбәбе — төзек булмаган үткәргечләр. Ата-аналарның икесе дә инвалид, гаилә башлыгы хастаханәдә ята.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев