Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Путин «Түбән Каманың йөк машиналары шиннары заводы» машинистына мактаулы исем бирде

Тиешле указ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

Россия Президенты «Түбән Каманың йөк машиналары шиннары заводы» ҖЧҖ протектор агрегаты машинисты Илфат Кәбировка «РФ атказанган химигы» дигән мактаулы исем бирде. Тиешле указ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

Бу документта дәүләт башлыгы Татарстанның тагын биш кешесен бүләкләде. Алар арасында — Чаллыдагы МКДЦ генераль директоры Рөстәм Хәйруллин да бар, ул «Россиянең атказанган табибы» исемен алды.

«Дусым» авыл хуҗалыгы предприятиесе бригадиры Фәрит Сабиров «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», ә «Профит» ГК ҖЧҖ генераль директоры Марсель Мингалимов «РФнең атказанган төзүчесе» булды.

«Татарстан кулланучылар кооперациясен оештыру берлеге» идарәсе башлыгы Рашат Шәймәрданов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, ә Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының идарә рәисен Путин Пирогов ордены белән бүләкли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев