Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен өстәмә пособие керттеләр
Тиешле законга Россия Президенты кул куйды.
3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары ана капиталы акчаларыннан ай саен пособие ала алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды.
Үзгәрешләр «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» һәм «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында»гы законнарга кертелә. Хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталыннан бала өчен пособие ала алачак. Аның күләме бер яшәү минимумына тигез була.
Өстәмә түләүдән уртача керем җан башына яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаган гаиләләр файдалана алачак, дип яза Татар-информ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев