Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

МХО урынына барырга теләүче түбәнкамалыларга түләүләр һәм хезмәт шартлары турында сөйләделәр

Түбән Камага Казан хәрби комиссариаты вәкиле килде.

Өлкән сержант контракт буенча махсус хәрби операция урынына китәргә теләге булганнарга түләүләр, ташламалар һәм хезмәт шартлары турында сөйләде.

Мәсәлән, Татарстанда 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү һәм республика ДОСААФыннан 105 мең сум күләмендә матди ярдәм гамәлдә. Димәк, бер елга контракт төзегән һәркемгә 300 мең сум акча бирелә.

Бер айга хәрби хезмәткәр хезмәт итү урынына карап 210 мең сумнан, шулай ук хәрби хезмәтләре һәм сугыш кырындагы уңышлары өчен Саклану министрлыгыннан премия ала. Башка сорауларга җавапларны 117 номерына шалтыратып алырга мөмкин.

«Хәзерге вакытта хәрби әзерлек, хәрби тәҗрибәсе булган, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы белгечләр кирәк», — дип сөйләде өлкән инструктор Руслан Әүхәдиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев