Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Мин анда кирәк»

Дүрт ай элек Түбән Камадан мобилизацияләнгәннәрне махсус хәрби операциягә озату турында НТР 24 каналы өчен сюжет төшергән идек. Озатылучылар арасында Илдар Саматов та бар иде.

Һәм менә бүген аның белән кабат очраштык. Ул вәгъдәсен үтәгән — яраланса да, исән әйләнеп кайткан.

Махсус хәрби операция зонасына Илдар Саматов сентябрьдә китте. Ул анда мотоукчылар батальонына эләккән. Алгы сызыкта пехотачы булып хезмәт итәргә туры килгән. Тиздән сержантны взвод командиры итеп билгеләгәннәр.

«Анда барлык егетләр дә мине хөрмәт итә, минем белән горурланалар. Әлбәттә, үзем дә алар белән горурланам. Минем взводта — яшь егетләр, аннарында көрәш дәрте кайный, барысы да җиңү көннәребезнең тизрәк якынлашуын тели. Курыкмый торган кеше юк анысы, ләкин ул һәркемдә төрлечә була. Курку хисен җиңә белергә кирәк. Шул чагында барысы да яхшы була», — ди Илдар Саматов.

Илдарны хезмәттәшләре якын итеп «Батя» дип атыйлар икән. Бу табигый: взвод командиры һәрвакыт аталарча акыллы киңәшен бирә һәм ярдәм итәргә әзер тора. Үз кул астындагыларга гына түгел, иясез калган хайваннарга карата да мәрхәмәтле ул. Аларны ашаталар, үзләре белән алып китәргә тырышалар.

«Мин егетләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булгач, алар да шалтыратып, хәлемне белешеп кенә торалар, «Батя, кайчан киләсең инде?» — дип сорыйлар. Алардан шундый сүзләр ишетүгә мин бик шат. Димәк, көтәләр. Үземнең дә алар янына тизрәк барасым килә», — дип горурлыгын яшерми Илдар Саматов...

Бер бәрелеш вакытында Илдарның гомере чак кына өзелмичә кала. Аягына ярчык эләгә. Яралы сержантны вертолетта госпитальгә китерәләр.

«Бу хәл көтмәгәндә булды. Шартлау дулкыны мизгел эчендә бәреп екты. Бу мина гына булгандыр, мөгаен. Башка нәрсә булса, мин исән калмас идем», — ди Илдар. 

Солдатлар өчен якын кешеләрнең ярдәме бик мөһим. Оекбашлар, җылы әйберләр, дарулар һ.б. килеп торуы да зур шатлык. Балалар язган хатлар да күңелләрне күтәрергә ярдәм итә.

«Андый хатлар алуы бик рәхәт. Алар һәрбер солдатта бар. Кайберләрен хәтта күз яшьләре белән укыйбыз. Гуманитар ярдәм дә гел килеп тора. Туклану да бик яхшы», — дип тәмамлады әңгәмәсен Илдар.

Илдар Саматов, ярасы төзәлүгә, тиздән кабат алгы сызыкка китәргә җыена. Мин анда кирәк, ди ул. Һәм, әлбәттә, исән-сау әйләнеп кайтырга вәгъдә бирә.

Денис Макаров

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев