Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Метеорологлар: Камада язгы ташу гадәттәгедән 2-3 атна соңрак башланачак

Яз әлегә Татарстанга килергә ашыкмый.

Быел Идел һәм Камада язгы ташу гадәттәгедән 2-3 атна соңрак башланачак.

Россия су ресурслары һәм Гидрометеоүзәк белгечләре фаразлавынча, моның сәбәбе — кар катламының саклануы һәм төнге сәгатьләрдә температураның түбән булуда.

Шуңа да карамастан, ташу мул булачак. Бар булган кар эри башлагач, суның гомуми күләме күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югарырак көтелә, дип хәбәр итә «Метеовести» порталы.

Яз әлегә Татарстанга килергә ашыкмый. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы −14 градуска кадәр төшә. Моннан тыш, якын көннәрдә синоптиклар республикада кар явар дип фаразлый.

14 мартка Түбән Кама районы сулыкларында бозның тыгыз структурасы күзәтелә, су чыккан урыннар — җылулар әлегә юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев