Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Махсус хәрби операция солдатлары гаиләләре белән Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә ифтарга килде

Мәчеттә хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән очрашулар даими үткәрелә.

Сишәмбе көнне Татарстанның Түбән Кама районыннан махсус операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен ифтарга чакырдылар. Очрашуны Үзәк Җәмигъ мәчете вәкилләре һәм муниципалитет оештырган. Рамазан аенда мөселманнар өчен солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим.

Өстәлләрдә төрле сыйлар бар иде. Мөселманнар, көндез ураза тотканнан соң, кояш баю белән авыз ачарга җыелган.

Мәчеттә хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән очрашулар даими үткәрелә. Бу юлы аларны аралашыр һәм авыр вакытта бер-берсенә ярдәм итәр өчен кафега ифтарга чакырырга булганнар.

Мәсәлән, позывное Леший булган хәрби операция катнашучысы яралану һәм контузиядән соң дәвалану өчен өенә кайткан.

«Көтмәгән идем. Мин бик шат. Чакыруыгыз өчен рәхмәт», — диде солдат.

Ифтарда булганнарның кайберләре — фронтта иптәшләрен, ирләрен һәм улларын югалтучылар.

«Әлбәттә, мондый очрашулар мөһим. Күңел өчен. Җиңелрәк булып китә», — диде ифтарда катнашучы Миңнегөл Миңнебаева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев