Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Мастер-класслар, бүләкләр ярминкәсе һәм уеннар: Түбән Камада Әниләр көненә багышланган бәйрәм узачак

25 ноябрь көнне Түбән Камада Әниләр көненә багышланган бәйрәм узачак.

«Әниләр көне» — ул дистәләгән бушлай мастер-класслар һәм тренинглар, тематик фото зонасы, уен мәйданчыклары, бүләкләр ярминкәсе, тәм-томнар күргәзмә-сатуы һәм яхшы кәеф.

«Әниләр көне«н 10:00 сәгатьтә бәйрәм концерты ачачак. 9:30 сәгатьтә бүләкләр ярминкәсе һәм «татлы» зона үз эшен башлаячак, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

10:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, уеннар һәм лекцияләр оештырылачак. Түбәнкамалылар 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр модалы өстәл уеннарында катнаша алачак, 11.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр уен бүлмәсендә уеннарда катнашырга мөмкин булачак.

Балалар 10:00 сәгатьтән рәсем бәйгесендә катнашачак, 15:15 сәгатьтә йомгаклау планлаштырыла.

Аннары «Сөенеч» курчак театры тамашасы 12:00 сәгатьтә актлар залында булачак.

Моннан тыш, 15:30 сәгатьтә бәйрәмгә килүчеләр арасында призлар уйнатылачак.

Чара Химиклар, 74б адресы буенча Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Ә Әниләр көнендә, 26 ноябрьдә, 18 яшькә кадәрге балалары белән әниләр шәһәр музеенда Түбән Кама архитекторы Фирдәвес Ханов күргәзмәсе белән бушлай таныша алачак. Моннан тыш, үз ишекләрен Әхсән Фәтхетдинов музее да ача, анда Түбән Кама рәссамнарының «Көзге вернисаж» күргәзмәсен карарга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев