Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Марат Җәббаров: шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме зур өлешне алып тора.

2023 елда аларга 449 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Чистай районында үткән киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров сөйләде.

2024 елда шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 33 мең башка кимегән (шуларның 8,8 меңе — сыерлар). Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов савым сыерларын тоту өчен өстәмә 184 млн сум бүлеп бирде. Шул исәптән, бер сыерга субсидия 6,3 мең сумга җиткән.

Ярдәм күләмнәре арттырылды:

  • Таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыерлар өчен — 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
  • Нәселле сыерлар алуга — 70 мең сумнан 90 мең сумга кадәр.
  • Кече фермалар төзү өчен — биш яки күбрәк сыер алганда — 300–500 мең сум; сигез яки аннан күбрәк сыер алу өчен — 600 меңнән 1 млн сумга кадәр артты.

2023 елда шәхси хуҗалыкларда 106,7 млрд сумлык продукция җитештерелгән (республиканың 31%). Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты да актив рәвештә гамәлгә ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев