Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Лисичанскига җибәрергә китаплар җыйдылар

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Бүләккә китаплар кабул итәбез» акциясе оештырылды.

Аның кысаларында түбәнкамалылар Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен китаплар җыюда ярдәм иттеләр. 

Иң беренчеләрдән булып китапханәгә зур пакет күтәреп Диләрә Гафурова килгән иде. Элек ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, китап укуның файдасы турында яхшы белә. Шуңа да, акция турында ишеткәч, өйдәге китапларының бер өлешен Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә бүләк итәргә булган. «Мин бүген төрле жанрдагы китапларны алып килдем. Монда детективлар да, классик әсәрләр дә, хәзерге заман язучыларының басмалары да бар. Әгәр дә бу китаплар укылса, файда китерсә, мин шат кына булачакмын», — диде Диләрә ханым. 

Игелекле эш шефлыкка алынган шәһәрнең мәдәни инфраструктурасын торгызу максаты белән оештырылган. Балалар һәм өлкәннәр өчен бу менә дигән бүләк булачак. Төрле яшьтәге укучылар өчен язылган басмалар Луганск халык республикасының иң эре шәһәрләренең берсе булган Лисичанскиның китапханә фондын туплауга зур өлеш кертәчәк. 

Әлеге инициативаны ТР иҗтимагый палатасы тәкъдим иткән. Түбән Камада да ул хуплау тапты. Китап тапшырырга теләүчеләр байтак җыелды. 

«Бүләккә китаплар кабул итәбез» акциясендә халык та, китапханә хезмәткәрләре дә һәм шулай ук җирле иҗтимагый палата вәкилләре дә зур активлык күрсәтте. 500 данәдән артык төрле китап тупланды һәм әзерләп куелды. Алар шефлыкка алынган шәһәрдә яшәүчеләр өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз", — диде Түбән Кама иҗтимагый советы рәисе урынбасары Любовь Эргард. 

Бу атнада китаплар волонтерлар кулына тапшырылды. Шушы көннәрдә алар гуманитар йөк белән бергә шефлыкка алынган шәһәрләргә юл алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев