Лагерьларның эшеннән канәгать калдылар
Лагерьларның бүгенге торышын карап, киләчәктә ял итү шартларын яхшырту, реконструкция ясауны планга кертү — комиссия алдында торган төп бурыч.
Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сменалар эшли башлады. Шул уңайдан, район башлыгы Радмир Беляев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм башка комиссия әгъзалары балалар ялының ничек оештырылганлыгын, яшәү шартларын, ничек туклануларын, нинди күңел ачу программалары әзерләнгәнлеген тикшереп кайтты.
Лагерьларның бүгенге торышын карап, киләчәктә ял итү шартларын яхшырту, реконструкция ясауны планга кертү — комиссия алдында торган төп бурыч. Иң беренчеләрдән булып делегация «Заря» сәламәтләндерү лагеренда булды. Ул якынча 3 гектарлы мәйданны биләп тора. Монда яшәү өчен 22 өй бар. Алар инде 2015 елда ук төзелгән. Лагерь су белән табигый скважиналардан тәэмин ителә. Биредә көненә 5 тапкыр ашау каралган. Спорт мәйданчыклары эшли, мәдәни, интеллектуаль, күңел ачу чаралары оештырылган. Лагерьда бу сменада 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 170 бала ял итә икән. Аларның вожатыйлары — биредә эшләү өчен махсус укулар узган педагогия көллияте студентлары.
Яшәү шартлары, күңел ачу программасы канәгатьләнерлек булса да, лагерь бүгенге вакытта заманча таләпләргә туры килә дип әйтеп булмый, яңартуны сорый. Әлегә белгечләр модернизацияләү проекты өстендә эшлиләр. Ләкин киләчәктә «Заря» лагере нинди булачагын әйтергә иртә. Аны эко-авыл стилендә үзгәртү ихтимал. «Монда эшләүче хезмәткәрләрнең эшенә уңай бәя бирер идем. Әлбәттә, үзгәртерлек әйберләр бар, ләкин гомумән алганда, яшәү шартлары яхшы. Иң мөһиме, бар яктан да куркынычсызлык чаралары күрелгән», — ди Айдар Метшин.
«Чайка» лагереның бер сменасы 450 балага исәпләнгән. Ләкин быел анда профильле инженер-техник сменалар эшләү сәбәпле, балалар саны 130га кадәр кимегән.
Лагерь территориясендә җылылылык белән тәэмин ителгән җәйге типтагы 7 торак корпусы урнашкан. Душлы санитар бүлмәләр, бәдрәф, ял итү өчен беседкалар, кино залы да булган клуб, спорт мәйданчыклары, бассейн, стадион һәм тренажер залы да бар монда. Ял итүче балалар биредәге шартлардан канәгать булуларын җиткерделәр.
Комиссия карап узган тагын бер лагерь — «Камский Артек». 2019 елда монда барлык биналарны капиталь ремонтлауның һәм территорияне төзекләндерүнең беренче этабы уздырылган. Икенче этап итеп, «Зәңгәр күл» бинасы һәм йокы корпусында үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Шуннан соң лагерьда ял итүче балалар саны 400 гә җиткән. Массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары өчен актлар залы, компьютер классы, төрле түгәрәкләр үткәрү өчен бүлмәләр, хореография залы, тавыш яздыру студиясе, футбол кыры һәм башка спорт мәйданчыклары бар.
«Гомумән әйткәндә, лагерьларның эшенә югары бәя бирер идем. Киләчәктә «Заря» лагерен реконструкцияләү, "Камский Артек"ны киңәйтү буенча идеяләр бар. Бу турыда җентекләп фикер алышу өчен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковның килгәнен көтәбез. Алда таба да лагерьларыбызга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез", — диде район башлыгы Радмир Беляев.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин ассызыклавынча, Түбән Каманың балалалар лагерьларында тудырылган шартлар ТР рәисе Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе белән, балаларны сәламәтләндерү шартларын яңарту, камилләштерү программасы кысаларында башкарыла. Балаларның ялын сыйфатлы, кызыклы, файдалы итүгә сәнәгать предприятиеләре дә үз өлешләрен кертә, диде депутат.
2025 елда Түбән Кама лагерьларында 10 меңләп бала ял итәчәк. Бу барлык яшьләрнең якынча 15 проценты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев