Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Колмакчы авылына сәфәр

Сәфәребезне Шәрәфле аксакалыбыз, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Мөхетдин улы Шәрәфетдинов оештырды.

Күптән түгел Түбән Кама аксакаллар шурасынан бер төркем әгъзалар, эш планыбызда каралганча, районыбыз читендәрәк урнашкан Колмакчы, Елантау авылларында эшлекле сәфәрдә булып кайттык. Сәфәребезне Шәрәфле аксакалыбыз, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Мөхетдин улы Шәрәфетдинов оештырды. 

Безне Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев һәм элек, 21 ел дәверендә, җирлекне җитәкләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, аксакаллар шурасы әгъзасы, районыбызның күренекле шәхесе Раиф Гайнетдинов каршы алдылар. 

Беренче булып Колмакчы авылына юл тоттык. Авыл матур, өйләр төзеклеге, урамнарның чисталыгы, бар җирдә пөхтәлек күңелне җәлеп итә. Туры авыл мәчетенә бардык. Мәрхүмнәрне искә алып, рухларына дога кылып, авыл халкына бәрәкәт һәм изге теләкләр теләп, сәяхәтебезне дәвам иттек. 

Авыл уртасында челтерәп аккан «Инеш» чишмәсе янында булдык. Ул чишмә һәрвакыт авыл халкының, җитәкчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тора икән: чистартыла, төзекләндерелә, уңайлыклар тудырыла. Авылдан бераз читтәрәк «Изгеләр чишмәсе» дип аталган чишмә дә бар. Ул соңгы дистә еллар дәвамында ташландык хәлдә булган. Колмакчы дип аталган елганың уң як ярындагы бер ерганактан чыгып агып торган. Чистартылмагач, соңрак суы чыкмый башлаган. Моннан өч ел элек, беренче тапкыр бу авылга барганда бер сәер күренешкә тап булдым. Авылга бер чакрым кала юл түбәнгә, елга аша салынган күпергә төшә. Шул күпергә җиткәнче, уң яктагы тау битеннән чишмә бәреп чыккан да асфальт өстеннән аска таба ага иде.

Бу юлы барганда асфальт өстенә чыгып аккан суны, игътибар белән карасам да, күрмәдем. Ниһаять, бу урыннан түбәндәрәк булган «Изгеләр чишмә«сен чистартып, су үз юлын яңадан тапкач, югарыдагы асфальт өстеннән агудан туктаган. Бу күренешне табигать анабызның «Чишмәне коткарыгыз!» — дигән ишарәсе дип аңларга кирәктер. 

Соңгы төзекләндерү эшләренең чыгымнарын Чистай шәһәрендә яшәүче авылдашлары, хәйрияче (исемен атарга риза булмады) үз өстенә алып, саваплы зур эш башкарган. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, елга аркылы тау битендә, кыйммәтле материал кулланып, зур күләмдә «Колмакчы» дигән язу (панно) төзеттергән. Һәр хәрефенең биеклеге 6 метр тәшкил итә. Бу язу бик ерак аралардан матур булып күренеп тора.

Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына һәйкәл куелган. Исемлектә татар, чуваш, рус милләтеннән булган авылдашлары күрсәтелгән. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек сизелә.

Авыл клубы бинасында китапханә урнашкан. Шул китапханәдә эшлекле утырыш уздырдык. Китапханәдә 8400- дән артык китап бар икән. Аларның яртысы татар телендә. Шәһәребез һәм районыбызда яшәп иҗат итүчеләрнең китаплары аерым урын били. Китапханәче Дания Гайфиева анда 16 ел эшли икән. Шул дәвердә авыл тарихын барлау өчен материаллар туплау белән шөгыльләнә. Бу материаллар киләчәктә нәшер ителәчәк Түбән Кама районы энциклопедиясендә лаеклы урын алыр дип ышанабыз. Барлык мәгълүмат 6 альбомда тупланган һәм төшереп алынган видеоматериаллар флешкаларда саклана. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар турында «Альбом памяти» («Хәтер альбомы») дигән аерым мәгълүмат бар. Тыл хезмәткәрләренә аерым альбом ясалган. 

Узган 2022 һәм агымдагы ел дәверенә материал җыеп, «Мәктәп еллары» дигән альбом чыгарылган. Альбом ике өлештән тора. Беренче альбомда — мәктәпнең 100 ел эшләгән дәверендә укыткан укытучылар турында, икенчесендә 1940 елдан бүгенге көнгә кадәр укыган укучылар турында мәгълүмат тупланган. Ике альбомда да фотографияләр астында исемфамилияләр язылган. 

Авылдагы дүрт укытучылар династиясен барлап, альбомнар чыгарылган. Һәрберсе белән зурлап очрашулар оештырганнар. Китапханәдә 5 елдан бирле «Аралашу клубы» эшләп килә. Клуб әгъзалары белән авылдагы барлык эшләрдә, өмәләрдә катнашалар. Мәчеттә ифтар мәҗлесләре, "Изгеләр чишмәсе«ндә Корбан ашлары, яңгыр теләү йолаларын уздыруны оештыралар.

Авыл чишмәләрен җыештырып, чәчәкләр утыртып, аларга сулар сибеп торучылар да «Аралашу клубы» хатынкызлары икән. Дания ханым "Аралашу клубы«ның иң актив әгъзасы дип Асия апа Әхмәтованы атады. Аны безнең белән очрашуга да чакырып китергән иде. Фотограф та, чишмәләр янындагы чәчәкләргә су сибүче дә, авыл тарихын барлаганда булышучы да дип таныштырдылар бу ханым белән безне.

Авылда буыннардан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу максатыннан, Каз өмәләре, Орчык һәм Сөмбелә бәйрәмнәре үткәрелә. Безнең өчен әлегә билгеле булмаган «Катлама бәйрәме» дә уздырыла икән. «Катлама» дип аталган милли камыр ашы турында күпләр белми булып чыкты. Бу чара тик биредә генә уздырыла икән.

«Аралашу клубы» апалары ел дәвамында «Тепло из дома» («Өй җылысы») акциясендә катнашып, йон оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, җылы киемнәр, гигиена кирәк-яраклары җыеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга посылкалар җибәреп торалар. 

Без, аксакаллар шурасы әгъзалары, Колмакчы авылында булып, авыл халкының көнкүреше, күркәм эшләре белән танышып, хозурланып, шатланып кайттык. 

Мансур Ганиев, аксакаллар шурасы әгъзасы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев