Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Карның аз булуы уңышка тәэсир итәрме?

КФУ галименең бу сорауга җавабы бар.

Гыйнварда Казанда кар аз яуды. Февраль һәм мартта хәл үзгәрмәсә, бу авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табачак, дип белдергән КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев. Бу хакта Татар-информ агентлыгы хәбәр итә. 

Белнеч сүзләренчә, кышның беренче аенда кар бик аз, бары тик 18 миллиметр (норма — 50 миллиметр) гына булган: «Явым-төшем кытлыгы февраль аенда тулыланырмы? Моңа бик шикләнәм. Циклоннар даими рәвештә килә һәм без алардан читтә калабыз, явым-төшем төньякка китә», — дип искәртте ул.

Галим аңлатканча, вегетация чоры һәм уртача айлык температура арту фонында метеорологлар соңгы елларда явым-төшемнең җитәрлек булмавын билгеләп үтә. Кар кытлыгы булачак уңышта тискәре чагылыш табарга мөмкин.

«Явым-төшем күләме кими, корылык күзәтелә — боларның барысы да авыл хуҗалыгы үсешенә начар йогынты ясый. Обнинскидагы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы метеорологиясе фәнни-тикшеренү институтында эшләүче коллегаларым климат шартлары һәм корылык аркасында уңыш күләме 3 процентка кимүен дәлилләгән», — дип искәртте Юрий Переведенцев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев