Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

«Кама Артегы»нда 140 урынлык палаткалы лагерь урнаштыру планлаштырыла

Анда яңа юнәлеш — туризм һәм экология өйрәнеләчәк.

«Кама Артегы» үзәгенә 5 ел тулды. 2020 елда, ул вакытта әле «Кама» балалар сәламәтләндерү лагере яңа тормыш һәм яңа форматка ия булды. Хәзер монда Түбән Камадан гына түгел, бөтен Татарстаннан меңләгән малайлар һәм кызлар ял итә.

Учреждение коллективын һәм балаларны котларга республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев белән бергә алар Җиңү аллеясын утырттылар, балалар аларга агачлар утыртуда булышты.

Аллея утыртылганнан соң, кунаклар лагерь территориясен карадылар. Хәзер яңа мәйданчык эзләү бара, анда киләсе елда республика Рәисе ярдәме белән сафари-тентлар урнаштырырга планлаштыралар, аларда өстәмә рәвештә балалар өчен тагын 140 урын булдырылачак. Бу палаткалы лагерь булачак, анда яңа юнәлеш — туризм һәм экология өйрәнеләчәк. 

Торак корпусларын да йөреп чыктылар. Лагерьда хәзер 400 гә якын бала ял итә. Күптән түгел биредә биналарга капиталь ремонт ясалган. Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, лагерь республикада үрнәк булып тора. 

«Кама Артегы»ның бишьеллыгын бәйрәм итүнең төп чаралары актлар залында узды. Балалар иҗади номерлар һәм театральләштерелгән тамашалар әзерләгән. Шунда ук лагерь хезмәткәрләрен Түбән Кама районы җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Учреждение директоры Марианна Дитко да рәхмәт хаты алды. 

«Без, сүз уңаеннан, якын арада «Артек»ка барып, яңадан килешүгә кул куярга һәм хезмәттәшлегебезне дәвам итәргә планлаштырабыз, чөнки безнең илдә «Артек» — иң текә, иң шәп лагерь, ә без аның филиалы», — диде сәхнәдән Радмир Беляев.

ТР Яшьләр эшләре министры лагерь эшенең беренче биш елына югары бәя бирде һәм «Кама Артегы» өчен киләсе бишьеллыкның да уңышлы һәм нәтиҗәле булачагын билгеләп үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев