Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Кама Аланы башлыгы итеп Александр Павлов сайланды

Кама Аланы башлыгы дүрт елга сайлана.

Кама Аланының яңа башлыгы итеп бертавыштан 2011 елдан 2019 елга кадәр бу вазыйфаны биләгән Александр Павлов сайланды.

Поселок советы депутатлары бертавыштан диярлек Кама Аланы башлыгы Ренат Сәлахетдиновны, «ышанычны югалту белән бәйле рәвештә» дигән формулировка белән, вакытыннан алда вазифаларыннан азат итү өчен тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, Сәлахетдиновка карата коррупция турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге вазифаны ул 2020 елдан бирле башкара, шулай ук депутатлар корпусында да исәпләнә.

Сессиядә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев Кама Аланы башлыгы вазифасына Сәлахетдиновның урынбасары булган Александр Павловны тәкъдим итте. Депутатлар кандидатны бертавыштан хуплады.

«Индустриаль паркны, инфраструктураны үстерү буенча планнар бар. Барысы да кайгыртуны таләп итә, бу зур хуҗалык: юллар, торак фонды, башка барлык мәсьәләләр, болар барысы да зур хезмәт. Һәм үз өстенә шундый зур җаваплылык алган кеше инде дәүләткә, туган муниципалитетына хезмәт итә», — дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.

Кама Аланы башлыгы дүрт елга сайлана, хәзер Александр Павловка ышанып тапшырылган муниципаль берәмлекне төзекләндерү бурычларын хәл итү өчен үз командасын формалаштырырга туры киләчәк.

Александр Павлов элегрәк Кама Аланы башлыгы вазыйфасын башкарган иде инде, 2011 елдан 2019 елга кадәр 2 срок эшләгән. Сессиядә катнашучыларның сүзләренә караганда, аның вакытында күп эш башкарылган: социаль, спорт объектлары ремонтланган һәм тәртипкә китерелгән, яңа җәмәгать киңлекләре барлыкка килгән. Хәзер аның алдында әлеге урынны туристик рекреация зонасы итү кебек зур эшләр тора. Бистәдә табигать бик матур, моннан файдаланырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев