Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Изге айларның берсе — Рәҗәб ае башланды

Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора.

23 гыйнварда Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: «Рәҗәб — чәчү ае, Шәгъбән — су сибү, ә Рамазан — уңыш җыю вакыты», — диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Рәҗәб аенда Раббыбызның зур бәрәкәтләре белән тулган ике мөбарәк кичә бар.

26-27 гыйнвар — Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 4-5нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу — Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

17-18 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 285-286нчы һәм «Исра» сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев