Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Юлларда балалар иминлеген кайгыртып

Мотосезон башланырга озак калмады.

Түбән Камада балигъ булмаган питбайкерлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү йөзеннән, шәһәргә яңа патруль мотоцикллары кайтты һәм инде эшли дә башладылар. 

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендәгеләрнең әйтүләренчә, мотосезон башланырга озак калмады. Тиздән юлларга мотоцикллар, скутерлар, питбайклар чыгачак. Еш кына ике тәгәрмәчле транспорт руле артында яшь кешеләр була. «Аларның машина йөртү күнекмәләре җитәрлек түгел, аның каравы каннары «кайнар». Алар, куркынычсызлык чараларын санга сукмыйча, кыю гына мопедлар һәм скутерлар руле артына утыралар һәм зур тизлектә хәрәкәт итәләр. Автомобильләр белән теләсә нинди бәрелеш авыр җәрәхәтләр алуга яки үлемгә китерергә мөмкин», — дип яза матбугат хезмәте. 

Шулай ук инспекторларны 16 яшькә кадәрге балаларга мототранспорт чаралары сатып алучы атааналарның җавапсызлыгы һәм гамьсезлеге, балигъ булмаганнарның буш вакытларын ничек үткәрүләрен тиешенчә күзәтмәүләре гаҗәпләндерә. «Хөрмәтле ата-аналар, әгәр сез балагызга скутер яки мопед бүләк иткәнсез яки аңа ике тәгәрмәчле транспорт чарасы сатып алырга җыенасыз гына икән, шуны истән чыгармагыз: мопед яки скутер белән идарә итү 16 яшькә, ә мотоцикл белән — 18 яшькә җиткәч, «А» категорияле машина йөртү таныклыгы булганнарга гына рөхсәт ителә», — дип искәртәләр ДАИда. 

Инспекторлар ассызыклаганча, питбайк спорт инвентаре булып тора һәм аның белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрү тыела. «Яңа патруль транспорты дәүләт автоинспекциясе эшенең нәтиҗәлелеген арттыруда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметүдә яхшы ярдәм булачак», — диләр Дәүләт автоинспекциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев