Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Югалган баланы ничек табарга: поисковиклар Түбән Кама халкына 200дән артык белешмәлек таратты

Акция «Гаилә» паркында үтте.

Югалган балалар көнендә, 25 майда, «След» эзләү отряды волонтерлары «Гаилә» паркында акция үткәрде. Алар бала югалган очракта ата-аналарга нишләргә кирәклеген аңлаткан 200дән артык мәгълүмат буклетлары тараттылар. Бу хакта «След» ирекле эзләү-коткару отрядының социаль челтәрләрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Шулай ук отряд волонтерлары чисталыкны, тугрылыкны, мәхәббәтне, шулай ук якты хәтерне символлаштырган зәңгәрсу төстәге 100 дән артык тасма өләште.

10 ел эчендә эзләү-коткару отрядына балаларның югалуы турында 200дән артык гариза бирелгән, ә 2023 ел башыннан 20 мөрәҗәгать булган. Быел югалган барлык балалар да табылды. Отряд вәкилләре мөрәҗәгатьләр саны арта дип билгели.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев