Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Җирнең тәме хезмәттә

8 октябрь – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән очрашып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

— Альфред Галимович, хәзерге вакытта районыбызда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр күпме? 
— Районның аграр секторында авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән 5 эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм 65 тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Аларның 45е терлекчелек юнәлешендә эшли, ә 25е — гаилә терлекчелек фермалары. Тагын шунысын да әйтү урынлы булыр: районыбыз хуҗалыкларында быелның 1 сентябренә 11760 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4810 сыер бар. Бу узган елгыга караганда 504 башка күбрәк. 

— Игенчелек, үсемчелек — күп хезмәт сорый торган тармаклар. Бу юнәлештә нинди уңышлар?..
— Быел, орлыкка үстерелүче кукурузны да исәпкә алып, бөртеклеләрдән тулаем ашлык җыю 48,4 мең тонна тәшкил итте. Һава торышына бәйле рәвештә, узган еллар белән чагыштырганда, уңыш берникадәр түбәнрәк — гектарыннан 22 центнер чыкты. Ләкин быелгы корылык ел өчен уңыш көтелгәннән яхшырак. Техник культураларның уңышы 8086 гектар мәйданда җыелды. Алардан барлыгы 6480 тонна уңыш суктырылды. Уртача уңышы — гектардан 8 центнер. Быелгы сезонда бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюда 54 ашлык җыю комбайны катнашты. 

— Димәк, хәзер эшләр төгәлләнү алдында? Авыл хезмәтчәннәренә иркенләп сулыш алу мөмкинлеге туа? 
— Игенченең эше бетеп торамыни ул?! Бүгенге көндә 60 гектар мәйданда — орлык өчен кукуруз һәм 471 гектарда көнбагыш, 90 гектарда — карабодай, 1000 гектар мәйданда силос өчен кукуруз җыясы калды. Кара көзләргә кергәнче, барысына да өлгерергә кирәк.

— Шулай ук мөһим эшләрнең берсе буларак, терлек азыгы әзерләү ничегрәк? 
— Хәзерге вакытта район буенча бер баш шартлы терлеккә 21 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Ә Татарстан буенча бу күрсәткеч — 24,6 центнер азык берәмлеге. Әле терлек азыгы әзерләү тәмамланмады, терлекләргә сусыл һәм тупас азыкларны җитәрлек күләмдә тупларбыз, дип уйлыйм. 

— Инде терлекчелеккә кагылышлы темага күчкәнбез икән, сөт саву нәтиҗәләренә тукталыйк. 
— Быелның 8 ае нәтиҗәләре буенча тулаем сөт саву 21 мең 486 тонна тәшкил итте, бу 2022 ел белән чагыштырганда 906 тоннага күбрәк. Бүгенге көнгә бер сыердан 5233 килограмм сөт савылган. Ул да узган елгыдан 18 килограммга күп. Район буенча көн саен 99,5 тоннадан артык сөт җитештерәбез һәм бер фураж сыерына савым 20,7 килограмм туры килә. Бер сыердан савылган сөт буенча республикада 12 нче урында барабыз. 

— Ә ит җитештерү ничегрәк? 
— Район авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның 8 аенда 14521 тонна ит җитештерде. Һаман да шул узган ел белән чагыштырсак, 102 процент тәшкил итә. Артым бар, дигән сүз.

— Крестьян-фермер хуҗалыкларына, фермерларга хөкүмәт ел саен сизелерлек ярдәм күрсәтә. Быел андый ярдәм булдымы?
— Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре быел да Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан гомуми күләме 109,826 миллион сум төрле дәрәҗәдә субсидияләр алды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 5,69 миллион сум субсидия бирелде. Шуның 2,6 миллион сумына шәхси ярдәмче хуҗалыклар 4 миниферма төзеп, файдалануга тапшырдылар. Сыерлар һәм кәҗәләр асрауга — 2,8 миллион сум, атларны тотуга — 75,0 мең сум, кошлар сатып алуга 207,9 мең сум акча тотылды.

— Авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлекне ярминкәләрдә сату соңгы елларда бик популярлашты.
— Чыннан да, инде традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре үзебезнең район хуҗалыкларында җитештерелгән товарларны сату өчен иң уңайлы сәүдә урыны булып исәпләнә. Быел да 9 сентябрьдән крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен районда «Комета» һәм «Бызов» базарларында 2 ярминкә сәүдәсе оештырылды. Сатучылар да, сатып алучылар да аларның эшеннән канәгать. Бәяләр дә чагыштырмача арзан. 

— Бу атна якшәмбесендә авыл хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан, аларга теләкләрегез.
— Авыл хуҗалыгындагы барлык уңышларга, беренче чиратта, игенчеләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның, белгечләрнең һәм хуҗалык җитәкчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Өстәлләребезнең муллыгы авыл хезмәтчәннәренең фидакяр хезмәтенә бәйле. Форсаттан файдаланып, аларның барчасына саулык-сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә уңышлар телим. 

Фото: Шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев