Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Җиңү көнен каршылап

Түбән Камада 9 Май бәйрәменә әзерлек эшләре бара.

Узган атнаның «эшлекле дүшәмбе»- сендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов үткәреләчәк чаралар турында сөйләде. 

Бәйрәм алдыннан шәһәр урамнарында тематик баннерлар эленәчәк, алты медиаэкранда тематик заставкалар урнаштырылачак. 9 Май көненә Николай Лемаев исемендәге мәйдан, Халык иҗаты йорты, Җиңү мәйданы һәм йортларның фасадлары да тематик баннерлар, виндерлар белән бизәләчәк. 

Шәһәрдә «Җиңү трамвае» җибәрелә. Ул трамвай салонында сугыш елларында яратып җырланган җырларны яңгыр атырга, интер актив программалар һәм экскурсияләр үткәрергә ниятлиләр. Бәйрәм чаралары, митинглар, концерт программалары 7, 8 майда авылларда, 9 Майда Кама Аланында һәм шәһәрдә узачак. 

8 майда 13.00 сәгатьтә «Җәлил» театр комплексы сәхнәсендә өлкән буын вәкилләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре өчен «Яшь тамашачы театры»- ның 1942 елда блокадалы Ленинград вакыйгаларын чагылдырган «Мой бедный Марат» спектакле күрсәтелә. Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты мәйданында «Җиңү вальсы» исемендәге язгы иҗади акция узачак. 

21.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып «Хәтер шәме» исемле традицион акция оештырыла. 

9 май көнне 18.00 сәгатьтә Т. Миңнуллин исемендәге Татар драма театры «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» («А зори здесь тихие») спектаклен күрсәтә. 

20.00 сәгатьтә түбәнкамалылар Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда «Баллада о солдате (Шёл солдат)» җырын башкару буенча Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Быел башка елларда уздырылып килгән «Үлемсез полк» акциясе үткәрелми. Җиңү көне алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә «Үлемсез автополк» акциясендә катнашып, сугышта булган туганнарыгызның портретларын автомобильнең арткы пыяласына эчке яктан беркетергә мөмкин. Тик бер шарт белән — портретлар шоферның күзәтүенә комачауламаска тиеш. Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын җәмәгать транспортында да урнаштырырга була.

9 майда төп тантаналы чаралар өч урында — Җиңү мәйданында, Халык иҗаты йортында һәм Николай Лемаев исемендәге мәйданда узачак.

9.00-14.00 сәгатьтә Николай Лемаев исемендәге мәйданда (фонтан янында) ачык һавада музейлар, бию мәйданчыгы, мастер-класслар, фотозоналар, викториналар, ачык микрофон, «кыр кухнясы» эшләячәк. 

Төп тантаналы чара Җиңү монументы мәйданында узачак.

10.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында «Җиңүгә илтүче вальс» («Вальс, ведущий к Победе») дигән чара оештырыла. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашачак. Шулай ук бер минут тынлык белән тантаналы митинг та булачак. 

Бәйрәм парады мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгышы белән башланып, Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы тәрбияләнүчеләренең плацпарады һәм мәктәпләрнең, урта махсус һәм югары уку йортларының, көч структураларының һәм иҗтимагый хәрби-патриотик оешмаларының 24 парад расчеты белән дәвам итәчәк. 

Тантаналы өлештән соң шәһәрдәшләрне Николай Лемаев исемендәге мәйданда концерт, интерактив программалары көтәчәк, туклану урыннары эшләячәк. 

20.00 сәгатьтән алып, 22.00 сәгатькә кадәр Рөстәм Асаев һәм VIVA төркеме чыгышы планлаштырыла, бу чаралар зур бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Бәйрәм көнне җәмәгать транспорты төнге уникегә кадәр йөриячәк. 

Фотолар Түбән Кама мәдәният бүлеге сайтыннан. 2022 ел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев