Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Ике як мәнфәгатьләрен дә кайгыртып

Түбән Камада этләр, аларны асраучылар һәм шәһәр кешеләре арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру юнәлешендә даими рәвештә эш алып барыла.

Бу мәсьәләне шәһәр мэры Рамил Муллин шәхсән үз контроле астына алды. Ул эт хуҗалары белән очрашып, аларны борчыган сораулар буенча фикер алышты. 

Без беренчеләрдән 
2022 ел ахырыннан алып, республикада шәһәрләрне үстерү институтының «Дог-френдли Татарстан» проекты гамәлгә ашырылып килә. Этләр тоту өчен шәһәрдә уңайлы инфраструктура булдыру, хайваннар белән җаваплы эш итү культурасын тәрбияләү, гомумән, эт тотучы һәм аларны асрамаучы кешеләр өчен уңайлы мохит тудыру — әлеге проектның төп максатлары. Түбән Кама әлеге проектны тормышка ашыру эшен башлаган иң беренче шәһәрләрнең берсе. 

Уңайлы инфраструктура 
Эт асраучыларны борчый торган төп мәсьәлә — йорт хайваннары белән йөрү, аларны өйрәтү өчен аерым урыннар булдыру. Әлегә мондый мәйданчыклар белән мактана алырлык шәһәрләр аз. Түбән Камада алар дүртәү. Киләчәктә аларны арттыру планлаштырыла. «Беренчедән, без шәһәрдә этләр өчен аерым өч зур мәйданчык билгеләдек. Алар «Гаилә» паркында, Урман һәм Көньяк урамнары территорияләрендә булдырылачак. Бу җиһазландырылган эре мәйданчыклар. Моннан тыш якынча 15-20 мәйданчыкны микрорайоннарда, җәяү генә барып җитәрлек якын урыннарда булдырырга уйлыйбыз», — дип белдерде Рамил Муллин. 

Билгеле ки, бюджетта әлеге юнәлеш өчен каралган аерым маддәләр юк. Шуңа күрә финанс чыгымнары эт асраучыларның кесәләренә дә кагылачак. Район башлыгы билгеләп узганча, администрация дә, йорт хайваннарының хуҗалары да бергәләп алынса, бу эштә шактый алга китеш булыр иде. Ул очракта мәйданчыкларның саклыгы, бөтенлеге дә тәэмин ителәчәк. Үзе ясаган, үзе булдырган әйбергә кешеләр аеруча игътибарлы.

«Хәтерлим, Химиклар проспекты 72 ж адресында урнашкан мәйданчыкны төзекләндергәндә, эт асраучылар үзләре дә бик актив булды. Әнә шулай бергә эш иткәндә без шактый алга китәчәкбез», — диде йорт хайваннары һәм хуҗасыз хайваннар белән җаваплы эш итү культурасын үстерү буенча район башлыгы ярдәмчесе Айгөл Әитова. 

Экологияне уйлап 
Этләрне урамда йөртү турында сөйләгәндә, шәһәрнең санитар-экологик торышы турында да фикер алыштылар. «Еш кына без этләр белән чыкканда, башка кешеләр безгә бик тискәре карый, этләрегез артыннан җыегыз, дип ачуланып калалар. Шәхсән үзем пакет йөртәм, этем үз йомышын үтәгәч, тизәген җыеп китәм. Ләкин еш кына шушы пакетны кая ташларга икәнен дә белмибез, урналар юк», — ди Татьяна Тюленева. Шушы уңайдан шәһәр урамнарында, паркларда эт тизәкләре җыю өчен аерым контейнерлар булдыру турында сөйләштеләр. Бу да этләрне асрау культурасын үстерү юнәлешендә бер адым булыр иде. «Без шәһәр урамнарын төзекләндергәннән соң, аларны утыргычлар, чүп савытлары белән тәэмин итәбез. Этләр өчен аерым контейнерлар булдыру дөресрәк булыр иде. Алар көн дә бушатылырга тиеш. Янында пакет һәм перчаткалар булса да яхшы, бу ул кадәр зур чыгымнар да таләп итмидер», — дигән фикерен белдерде Рамил Муллин. 

Теркәү мөһим 
Очрашуда каралган сорауларның тагын берсе — йорт этләрен мәҗбүри теркәү. Беренчедән, бу сукбай этләр проблемасын хәл итүгә ярдәм итсә, икенчедән, эт асраучыларның җаваплылыгын арттыра алачак, куркынычсызлык проблемасын хәл итәчәк. Урамга чыкканда этләр бәйдә һәм борынчыклы (намордниклы) булырга, бары тик хуҗалары белән йөрергә тиеш. Әгәр дә бу таләпләр үтәлмәсә, иясез эт кемгә дә булса ташланып, зыян китерсә, бердәм электрон система гаеплене ачыкларга һәм җавапка тартырга ярдәм итәчәк. 

Фикер алышуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарә башлыгы Руслан Бәдретдинов та катнашты. Этләр белән бәйле вәзгыятьне хокук саклау органнары да контрольдә тотарга тиеш, дигән фикерләр яңгырады. «Эт асраучылар да безгә ярдәм итә ала, әгәр хайваннарны урамда йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән очракларны күрсәгез, бу хакта безгә хәбәр итә аласыз. Без инде, үз чиратыбызда, тиешле чараларны күрәчәкбез», — диде Руслан Бәдретдинов. 

Инициатив төркем 
Очрашуда хуҗасыз калган хайваннар өчен оештырылган приют эше, стерилизациядән соң вакытлыча тоту урыннарын оештыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү һәм ярышлар үткәрергә этләр өчен аерым урын булдыру турында да тәкъдим килеп иреште. 

Фикер алышу нәтиҗәсендә шәһәр җитәкчелеге эт асраучыларны борчыган төп проблемалар белән танышып, аларның һәркайсын теркәп барды. Әйтергә кирәк, сөйләшү бик әдәпле, җитди һәм эчтәлекле булды. 

Нәтиҗәдә, этләр тормышына битараф булмаган инициатив кешеләрдән торган эшче төркем оештырып, аның өчен аерым кабинет бүлеп бирергә кирәклеге турындагы фикер яңгырады. Биредә фикер алышырга, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә һәм эт асраучылар, аларның хайваннары өчен уңайлы мохит булдыру юнәлешендә бергәләп эшләргә мөмкин булачак. 

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев