Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Язның бер көне ел туйдыра

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эш визиты кысаларында, Түбән Кама районы кырларын очып әйләнде.

Делегация составында республика вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Рәис аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов районда язгы кыр эшләре барышы белән таныштылар. 

«Кармалы» агрофирмасы территориясендә Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин әйтүенчә, район авыл хуҗалыкларында вәзгыять тотрыклы. «Икътисади күрсәткечләр буенча сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да җитештерү үсеше күзәтелә.

Муниципаль районда 5 эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 65 фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Төп чәчү эшләре тәмамланган диярлек, калган эшләрне агротехник срокларда төгәлләргә планлаштырабыз», — диде ул. 

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, нәтиҗәлелек рейтингы буенча Түбән Кама районы республикада 11 нче урында тора. Авыл хуҗалыгы министры районда үсеш күзәтелүен билгеләп үтте. 

Тулаем алганда, Татарстан Рәисе Түбән Кама аграрийларының эшенә уңай бәя бирде.

Фотолар tatar-inform.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев