Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Яшьләр — җәмгыятебезнең аерылгысыз өлеше

Түбән Камада яшьләр сәясәте шәһәр-район яшьләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм проблемаларын исәпкә алып тормышка ашырыла.

Түбән Камада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге — 65365 кеше, ә районыбыз авылларында 4299 кеше яшәгәнлеген һәм бу муниципаль район халкының 25 процентын тәшкил иткәнен исәпкә алсак, яшьләр белән эшчәнлекнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Бүгенгә көндә бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла? Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Айрат улы Шәяхмәтовка берничә сорау биреп, шуңа ачыклык керттек.

— Яшьләребез белән эшчәнлек нинди системага корылган? 
— Бездә яшьләр сәясәте шәһәр-район яшьләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм проблемаларын исәпкә алып тормышка ашырыла. Яшьләр сәясәте учреждениеләренең эше кабул ителгән республика программалары һәм федераль проектлар нигезендә төзелә. Түбән Кама муниципаль районында яшьләрнең заманча таләпләренә яраклаштырылган 7 программа кабул ителгән. Шулай ук федераль проектлар да гамәлгә ашырыла. Районыбызда яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, коммерцияле булмаган оешмалар, клуб берләшмәләре, республика оешмаларының Түбән Кама бүлекчәләре үз эшчәнлекләрен алып бара.

— Яшьләрнең шәһәребездән һәм районыбыздан читкә китүен киметү, аларны безнең төбәккә җәлеп итү өчен нәрсәләр эшләнә?
— Чыннан да, бүгенге көндә безнең төп бурычларның берсе — яшьләрнең китүен киметү. Яшәү урынын алыштыру турындагы карарны яшь гаиләләр, нигездә, үзләренең торак шартларының уңайлылык дәрәҗәсен һәм торак алу мөмкинлеген бәяләүдән чыгып кабул иткәнлектән, торак проблемасын хәл иткәндә аларга ярдәм күрсәтү бик мөһим. Түбән Кама муниципаль районында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы» уңышлы гамәлгә ашырыла, 2010 елдан 2024 елга кадәр 1074 яшь гаилә торак шартларын яхшырткан. Яшь гаиләләргә ярдәм итү дәүләт яшьләр сәясәтенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә Яшьләр эшләре идарәсе ведомство буйсынуындагы учреждениеләр бу юнәлештә даими эш алып баралар. «Алан» яшьләр үзәге базасында "Яшь гаилә «клубы эшли. Клуб эше кысаларында узган ел 21 чара уздырылган. Яшьләргә һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү турында сөйләгәндә, яшьләр парламенты эшен билгеләп үтәсе килә, аның составына үзләрен төрле эшчәнлек өлкәләрендә гамәлгә ашыручы Түбән Кама актив яшьләре керә. Алар безнең районның яшьләр сәясәтенең кадрлар резервын формалаштырып кына калмыйча, республика иҗтимагый советлары әгъзалары да булып торалар. Мәсәлән, 2024 елда Түбән Кама активистлары ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче чакырылышына керде.

— Эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә яшьләр өчен мөһим чарадыр, мөгаен? Чөнки яшәешебезнең бу ягы да аларны кызыксындырмыйча калмый. 
— Яшьләрне эшкә урнаштыру статистикасы шактый тотрыклы: 2024 елда эш эзләп мөрәҗәгать иткән 14-35 яшьлек гражданнардан 1223 кеше эшкә урнаштырылган. Яшьләрнең мәшгульлеге предприятиеләр һәм оешмалар базасында стажировка үтү, студентлар отрядларында вакытлыча эшкә урнашу белән тәэмин ителә. Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары да көчләреннән килердәй эшләргә җәлеп ителә. 

— Яшьләрнең күп өлешен эшләүче яшьләр тәшкил итә бугай? 
— Әйе, безнең иң күп санлы максатчан аудиториябез — эшләүче яшьләр. Алар Түбән Кама муниципаль районында — 39 меңнән артык кеше. Эшләүче яшьләрнең социаль активлыгын арттыру өчен 2024 елда интеллектуаль уеннар турниры, авто һәм велодозорлар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурслар һәм квизлар кебек чаралар оештырылды һәм үткәрелде. Ел саен Түбән Кама коллективларының эшләүче яшьләре «Наше время — Безнең заман» фестивалендә катнаша. 2024 елда алар өчен барлыгы 57 чара үткәрелде, аларда 1099 кеше катнашты. 

— Җәмгыять һәм шәһәррайон тормышында актив катнашуга җәлеп итүдә кызыксындыру чаралары да зур роль уйныйдыр?
— Теге яисә бу конкурсларны үткәргәндә яшьләр акчалата премияләр яисә бүләкләр ала. 2024 елда 37 яшь кеше муниципаль дәрәҗәдәге премияләр һәм грантлар алды. «Ковер» яшьләр үзәгендә 2024 елда микрогрантлар конкурсы узды, анда 25 тән артык кеше катнашты. Яшьләр һәм белгечләр өчен бу үз проектларын, идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге дә бит әле.

— Яшьләрнең ялын оештыру, аларны файдалы һәм кызыклы чараларга җәлеп итү мөмкинлекләре дә исәпкә алынадыр?
— Чыннан да, ял итү, традиция буенча, яшьләр тормышының иң мөһим өлкәләреннән берсе булып тора. Бу уңайдан, быелгы иң креатив һәм иҗади чараларның берсенә генә — Яшьләр көнен бәйрәм итүгә җентекләбрәк тукталасым килә. Яшьләр эшләре идарәсе бәйрәм алдыннан бик күп чаралар планлаштырылды иде. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, быел да Яшьләр көненә багышланган чаралардан торган фестиваль үткәрергә карар кылдык. Ул 20 июньдә ачылды. Аның барышында яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт куючы бик күпләргә, шулай ук иҗтимагый оешмалар активистларына бүләкләр тапшырылды, «14-35» яшьлекләрнең ачык диалогы узды, урамда автомобильләр, мотоцикллар, автосәнәгать классикасы үрнәкләре күргәзмәгә куелган иде, осталык дәресләре үткәрелде, җырмузыка өзелмәде — бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Гомумән, яшьләр эшләре идарәсе учреждениеләре белгечләре, яшьләрнең мөмкинлекләреннән чыгып һәм аларны тиешле юнәлештә үстерү максатыннан, ел саен 350дән артык иҗади чара үткәрә.

— 2025 ел илебездә «Ватанны саклаучылар елы» буларак игълан ителде. Әлеге уңайдан яшьләр белән нинди эшләр алып барыла?
— Яшь буынны патриотик тәрбияләү хәзерге җәмгыятьнең иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп итүгә яшьләр үзәкләре, яшьләр (яшүсмерләр) клублары, шулай ук хәрби-патриотик клублар, «Форпост» һәм «Патриот» үзәкләре ярдәм итә. «Патриот» үзәге базасында 2024 елда Татарстан Республикасы районнарының 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Авангард» укыту-методик җыеннарының 10 сменасы үткәрелде. Аларда 700 кеше катнашты. Патриотик эшчәнлектә махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелә. Муниципаль максатчан программаны гамәлгә ашыру максатыннан шәһәр һәм район мәктәпләрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучылар турында мәгълүмат белән 32 истәлекле телевизион мемориал урнаштырылды. Россиядә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителү уңаеннан, Яшьләр эшләре идарәсе ведомство учреждениеләре тарафыннан агымдагы елның 5 аенда 250дән артык чара үткәрелде, шулай ук тагын 150дән артык чара планлаштырыла. 

— 22 июньне — илебез тарихында иң фаҗигале көн булып кереп калган Хәтер һәм кайгы көнен — яшьләребез ничек билгеләп узды?
— Хәтер һәм кайгы көнендә бөтен ил буйлап һәлак булган геройлар хөрмәтенә миллионлаган шәм кабынды һәм истәлекле инсталляцияләр — сугышның утлы картиналары булдырылды. Чараны «Җиңү волонтерлары» командасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Безнең Җиңү» оештыру комитеты оештырды. Без мәйданчыкка үзебезнең чаңгы батальонының инсталляциясен урнаштырдык.

— Җәмгыятебездә волонтерлык хәрәкәте елданел киңрәк колач ала бара. Әлбәттә, анда төп әйдәп баручылар — яшьләр. 
— Яшьләрне волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү — аларның гражданлык үзаңын тәрбияләүнең нәтиҗәле механизмы. Яшьләр яңа территорияләргә һәм махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм туплап җибәрүдә актив катнашалар. Әйләнә-тирәлегебезне чүп-чардан чистарту буенча экологик акцияләр һ.б. бик күп чаралар алардан башка гына узмый. Бу яшьләребезнең социаль җаваплылыгының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Түбән Кама волонтерлар үзәге 1500дән артык кешене берләштерә, анда 200дән артык волонтер системалы рәвештә төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Волонтерлар үзәге ел саен «Игелекле эшләр төбәге», «Язгы һәм көзге игелек атналыклары» кебек федераль проектларда катнаша, шулай ук грант конкурсларында җиңүче булып тора. #МыВместе халыкара премиясенә, «Игелекле эшләр төбәге», «Игелекле Татарстан» һ.б. премияләргә гаризалар саны елдан-ел арта.

— Махсус хәрби операциядә булып, яраланып кайткан сугышчылар да, шулай ук, яшьләр исәбендә бит. Аларга ярдәм йөзеннән нинди эшләр башкарыла?
— Әлбәттә, илебезнең иминлеген саклап яу кырында яраланган һәм хәзерге вакытта туган җиренә әйләнеп кайткан солдатлар, тыныч тормышка тизрәк җайлаша алсыннар өчен, һәртөрле ярдәм чаралары оештырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтелә. 2025 елның 5 аенда МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 90 индивидуаль консультация үткәрелгән, ә узган ел 174 консультация булган. Әлеге проблема бүген беркайчан да булмаганча актуаль. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бездә «Эйдос» үзәге эшли.

— Җәй — мәктәп укучыларының һәм студентларның җәйге каникулы. Балаларның һәм яшүсмерләрнең тулы канлы һәм куркынычсыз ялын тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнә?
— Быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә 10920 бала ял итә алачак. Болар 27 (шәһәрдә — 17, авылда — 10) мәктәп яны сәламәтләндерү лагере; 4 стационар һәм 5 палаткалы лагерь. Түбән Кама районында 4 стационар лагерь эшли («Заря», «Камский Артек», «Чайка», «Юность»). Аларда дүрт җәйге сменада 5590 бала кабул итәргә планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда профиль сменалары кертелде: студентлар өчен — «Киләчәк шәһәре» сменасы, шәһәр мәктәпләренең сигезенче сыйныф укучылары өчен химия буенча һөнәри юнәлеш бирү сменасы. Гомумән, җылы җәй көннәрендә безнең төп бурычыбыз — балалар һәм яшүсмерләрнең ял итүгә, иҗат эшчәнлегенә һәм аларның мәшгульлегенә булган ихтыяҗын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү. Җәйге каникулларда яшүсмерләр клублары белгечләре «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, эшмәкәрләр һәм Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары хезмәткәрләре белән берлектә, микрорайоннарда мәктәпләр һәм яшүсмерләр клублары базасында, җәйге ял мәйданчыклары оештыралар. 2025 елда шундый 18 мәйданчык эше планлаштырылган. 

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев