Яшь түбәнкамалылар Җиңү парадында катнашты
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән 11 взвод булдырылды.
Түбән Камада Җиңү парадында балалар бакчаларына йөрүче кызлар-малайлар да катнашты.
Традицион парадта мәктәпкәчә яшьтәге унбер взвод, барабанчылар — Татарстан кадет корпусы тәрбияләнүчеләре һәм мәктәпләрнең, урта махсус һәм югары уку йортларының, көч структураларының һәм иҗтимагый хәрби-патриотик оешмаларның 24 парад расчеты катнашты.
Парадта ир-атлардан торган бер төркем аерылып тора иде. Бу — контракт буенча хезмәт итеп, махсус хәрби операциядән кайткан сугышчылар.
Парадтан соң Халык иҗаты йорты каршында бәйрәм концерты башланды. Ул көндезге өчкә кадәр барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев