Яшь түбәнкамалы Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алды
Ул республика конкурсында 3нче урынны яулады.

Түбән Каманың 12нче мәктәбе укучысы Әмир Хәбибуллин «Я — школьник» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика конкурсында 3нче урынны яулады.
Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев