Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ярминкәләр уздыру — матур гадәт

18 февральдә Түбән Камада дүртенче хәләл ярминкә узды.

Әлеге матур чара «Рамус молл» сәүдә үзәгендә булды. Биредә бары тик хәләл әйберләр белән генә сәүдә итәләр, җыелган халык белән осталык дәресләре үткәрелә. Ярминкәгә түбәнкамалылар нәрсәдер сатар яки алыр өчен генә түгел, ә туганнары һәм танышлары белән аралашып, күрешер өчен дә килә. Бу юлы да ярминкәгә шактый түбәнкамалы килеп, үзенә күрә бер бәйрәм төсе алды. 

Ярминкәләрнең монысында беренче мәртәбә «Остазлар» кибетеннән хатын-кыз киемнәрен күрсәтү узды һәм әлеге ярминкәнең төп үзенчәлеге булды. 2023 ел Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип аталганын истә тотып, Түбән Кама мәчетендә әлеге темага үткәрелә торган чараларның берсе дип тә әйтсәк буладыр. Күрсәтелгән киемнәрнең дизайнеры Гөлфия Хәлиуллина: «Традицион кыйммәтләрне саклау, буыннан — буынга тапшыру, матурлыкны дөрес аңлау һәм аңлату — безнең төп бурычыбыз», — диде. 

Әле тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәктер, хәләл ярминкәнең тагын бер матур ягы — нәрсә дә булса сатып алучыларга лотерея уенында катнашыр өчен купоннар бирелде. Бу купоннар ярминкә тәмамланыр алдыннан уйнатылды. Ярминкә ябылырга санаулы минутлар гына калгач, алып баручы Кәрим хәзрәт Хәсәнов илле бүләк уйнатты.
Фәнис Кадыйров
Айрат Забиров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев