Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ялган алкоголь — кемгә файда, кемгә зыян!..

Кеше сәламәтлеге хисабына байлык туплау — кайсы яктан гына карасаң да, җәмгыятьнең иң тискәре ягыдыр, мөгаен.

Әлбәттә, иң соңгы адәм актыклары гына мондый адымга бара ала. Чөнки, ялган аракы сатып алып, сәламәтлекләрен югалткан яисә үлгән кешеләр азмыни?! Ялган алкоголь сатучылар еш булмаса да, килеп чыга торалар. 

Әле күптән түгел, Түбән Кама полицейскийлары, оператив тикшерү барышында, дүрт мең литрдан артык ялган алкоголь сакланучы бөтен бер склад табып алганнар. Әлеге складта документларсыз сыра сакланган. 

Шул урында төшерелгән фото-видео материаллардан алынган кадрларга караганда, товарның бер өлеше инде сатуга чыгарырга әзерләнгән булган. Димәк, оперативчылар нәкъ вакытында килеп җиткән. 

— Складтагы алкоголь продукциясе сакланган урынны карау барышында Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе оперативчылары склад бинасында 4260 литр күләмендә контрафакт билгеләре булган алкогольле эчемлек табып алганнар, — дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе матбугат секретаре Люция Тимергалиева. 

Мондый эчемлекләр куллану күпме кешенең сәламәтлегенә зыян китерәчәген чамалау кыен түгел. Бу товарны кем җитештергән, ничек итеп ул Түбән Каманың сәүдә ноктасына килеп эләккән — хокук сакчылары әлегә бу сорауларга җавап таба алмаганнар. Эшмәкәрләрнең ул товарларга бернинди документлары да юк икән. Өстәвенә, ялган сыра хәтта теркәлү дә узмаган.

Алкогольдән тыш, оперативчылар ялган тәмәке дә тапканнар. 
— Шәһәрнең ике кибетендә маркировкаланмаган тәмәке, шулай ук төрле исемдәге җитештерү билгеләре булган ялган тәмәке табылган һәм алынган. Маркировкаланмаган тәмәке эшләнмәләренең гомуми саны 3778 кап тәшкил итте, — дип аңлатты Люция Тимергалиева.

НТР-24 хәбәрчесе янәшәдә арендага алынган кибетләрнең хуҗалары белән дә аралашты. Беркем дә шикләнерлек нәрсә сизмәгән. 

Ялган аракы сатуга карата фикерләрен ишетергә теләп, берничә түбәнкамалы белән сөйләштек, аларның фикерләрен белдек.

Сәлим Хәлилов: Сатып алучы аның ялганмыюкмы икәнен карап тормый инде. Бигрәк тә махмырдан булса, шул үлем суына кесәсендәге соңгы тиенен дә бирә. 

Сиринә Мәхмүтова: Шундый нәрсәне сатучыларны әйтер идем!.. Инде законны санламыйлар, Алладан курыксыннар иде ичмаса. Баю өчен нәрсә генә кыланмыйлар адәм актыклары. 

Таһир Васыйлов: Мин үзем эчү белән дус түгел. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Һәркем сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Әгәр инде, ташлый алмыйлар икән, үзләренә үпкәләсеннәр... 

Югарыда язылган ялган алкоголь табылу очрагы буенча, әлбәттә, хәзер ныклы тикшерү, экспертиза үткәрү планлаштырыла. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Александр Халин

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев