Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Якутск Түбән Каманың яңа тугандаш шәһәре булды

Документка Түбән Кама шәһәр Советы депутатлыгына кандидат Радмир Беляев һәм Якутск мэры Евгений Григорьев кул куйды.

Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Түбән Кама һәм Якутск арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында меморандум имзаланды.

Документка Түбән Кама шәһәр Советы депутатлыгына кандидат Радмир Беляев һәм Якутск мэры Евгений Григорьев кул куйды. Тантана Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев катнашында узды.

Искәртәбез, Якутск делегациясе узган ялларда Түбән Камада булды, кунаклар Ильинкадагы мәйдан территориясе белән танышты, анда якутларның милли бәйрәме Ысыах уздыру планлаштырыла. Алар шулай ук ишегалларын ремонтлау төгәлләнү хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә дә булдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев