Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды

Быел 57 меңләп гражданны медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла.

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте. Медицина тикшерүе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация, һәм шулай ук социаль әһәмияткә ия инфекцияле булмаган аерым авыруларны ачыклый торган өстәмә скрининглар узар өчен район хастаханәләренә алып баралар.

Гражданнарны медицина оешмасына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең мобиль бригадасы «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру өчен махсус сатып алынган транспортта китерә. Мәсәлән, 2023 елда район хастаханәләренә 61 194 өлкән яшьтәге авыл кешесен алып барганнар, бу — планлаштырылганнан 3 мең кешегә күбрәк, дип сөйләделәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Быел 57 меңләп гражданны медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла. Бүгенге көндә район хастаханәләрендә 2 864 өлкән яшьтәге авыл кешесе булып кайткан инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев