Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Газоннарда калдырмагыз!

Түбән Камада газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина кую очракларын теркәп баручы «Ангел» мәгълүмат системасы» дип аталган яңа проект эшли башлады.

Әлеге программа-аппарат комплексы ярдәмендә инспекторлар шәһәрдә газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында автомобильләр кую очракларын теркәп барачаклар. 

Хокук бозуларның фотофактларын системага күчергәндә, хокук бозучыларның транспорт чараларының номерлары һәм аларның хуҗалары буенча мәгълүматлар автомат рәвештә формалаштырылачак. 

Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә язганча, программааппарат комплекслары ярдәмендә шәһәр урамнарында тәртип урнаштыру гына түгел, ә машина йөртүчеләрнең автомобильләрен дөрес урыннарга куярга өйрәтү дә планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев