Фронт өчен күмәк ярдәм
Түбән Кама халкы махсус операция зонасына чираттагы зур партия гуманитар ярдәм төяп җибәрде.
Волонтерлар, даими рәвештә сугышчыларыбыз белән элемтәдә торып, аларга кирәк булган ярдәмне туплау эше белән шөгыльләнә. Әлеге эш, әлбәттә, шәһәр һәм район халкының актив катнашуында башкарыла.
Бу юлы фронт сызыгына 22 тоннага якын гуманитар йөк озатылды. УАЗ машинасы, төзелеш материаллары, мотоцикл, берничә комплект тәгәрмәч резиннары, ашамлыклар, өйдән исемле посылкалар бер-бер артлы йөк машинасына төялә. Җыелган гуманитар ярдәмне фурага тутырып бетерү өчен бер генә сәгать вакыт җитми.
Тиздән бу йөк безнең ил сакчыларына барып җитәчәк. Аны егетләребез бик шатланып кабул итәләр. Солдатларга көн дә кирәк булган бу әйберләр гуманитар ярдәмнең бер өлеше генә. Барысы да фурага сыеп та бетми әле. Киләсе партия җыелганчы посылкалар складта сакланачак.
«Егетләребез шәһәр һәм район хакына рәхмәт сүзләрен ирештереп кенә торалар. Безгә фотолар, видеолар җибәрәләр. Ялга кайткан вакытта да онытмыйлар. Безнең пунктка керәләр, әләмгә кул куялар, рәхмәт сүзләре әйтеп китәләр. Алар белән без гел элемтәдә», — ди «Гуманитарка Татарстана» төркеме администраторы Татьяна Никифорова.
Бүгенге вакытта фронтка кирәк булган төп әйберләр ул маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары һәм техника. Бу эштә шәһәр җитәкчелеге вәкилләре зур активлык күрсәтә. Кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бу эшкә кушылыр, дигән теләктә алар. Гомумән алганда, Түбән Камада һәм районда МХО сугышчыларына ярдәм күрсәтү буенча зур һәм системалы эш алып барыла. Анда волонтерлар, бизнес вәкилләре, төрле иҗтимагый оешмалар, солдатларның туганнары, битараф булмаган шәһәрлеләр, район халкы катнаша.
Үз чиратында, хәрбиләребез гаиләләренең, якыннарының иминлеге турында кайгырта. Гаилә башлыклары, үзләре фронт сызыгында булуга карамастан, өйдә аларны көтеп торучы туганнары өчен борчыла. Бу юнәлештә дә эш туктамый. Сугышчыларның гаиләләре игътибардан читтә калмый.
«Хәзерге вакытта без координацион штаб булдыру өстендә эшлибез. Бу гаиләләргә, балаларга ярдәм итү максаты белән кураторлар билгелибез. Әлеге вазифаны администрация һәм бюджет оешмалары вәкилләре башкарачак. Бу безнең бурыч. Егетләребез илебез алдындагы бурычларын үтәгән вакытта без аларның якыннарына булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тиеш», — ди Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
Ай саен гуманитар йөкне тапшыручы транспорт чыгымнарын администрация үз өстенә ала. Бу юлы ярдәм Запорожье, Луганск, Донецк һәм Херсон юнәлешләренә таба юл алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев