Эш белән тәэмин итү үзәгендә Түбән Камада иң кирәкле вакансияләр аталды
Мәгълүматларны Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» китерә.
Беренче ноябрьгә Түбән Кама районының хезмәт базарында 3 362 вакансия теркәлгән.
Эш бирүчеләр автомобиль һәм автобус йөртүчеләр, йөк төяүчеләр, идән юучылар, урам җыештыручылар, төрле эшчеләр, йөк ташучылар эзли.
Шулай ук кирәкле белгечләр арасында слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, аш-су осталары, тәрбиячеләр һәм кече тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары бар.
Мәгълүматларны Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» китерә.
2023 елның 1 ноябренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе Түбән Кама муниципаль районы буенча эшче көч санының 0,48 процент тәшкил итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев