Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Елама, без сезгә булышачакбыз!»

Түбән Кама опека һәм попечительлек бүлегендә «Ачык ишекләр көне» үтте.

Елена кырык яшенә җитсә дә, беркайчан да әни була алмаган. Табибларның карары катгый — нәсел калдыра алмаячак! Өметсезлеккә төшкән ханым уллыкка бала алырга карар итә һәм сорауларга җавап эзләп опека һәм попечительлек бүлегенә килә. 18 ноябрьдә анда «Ачык ишекләр көне» үтте.

«Кырык яшьтә балалар йортыннан бала алырга соң түгелме?» — дип сорый ул кыюсыз гына.

«Әлбәттә, юк! Уллыкка бала алучының яше законда билгеләнмәгән. Башта сезгә Түбән Кама балалар йортында оештырылган тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбенә юллама өчен гариза тутырырга кирәк. Ике ай укыганнан соң, безгә килегез. Без уллыкка алу өчен кирәкле документлар исемлеген бирербез», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Наталья Шибаева гариза өчен бланк сузып.

Елена кәгазьләрне тутырды, юллама алды да, ашыгып китеп барды...

«Ачык ишекләр көне»ндә юридик һәм консультация ярдәме алырга теләүчеләр күп булды. Шул ук вакытта газета хәбәрчесе Наталья Шибаева белән сөйләшү мөмкинлеге тапты. Аның әйтүенчә, аларга ярдәм сорап булачак ата-аналар гына түгел, ә опекун яки тәрбиягә бала алган ата-аналар, шулай ук ятим балалар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр яки ата-ана хокукыннан тулысынча, яки өлешчә мәхрүм калган имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә мөрәҗәгать итә икән.

Түбән Камада «Ачык ишекләр көне» 2017 елдан бирле үткәрелә. Консультацияне кешенең үзе янында гына түгел, телефон аша да үткәрәләр. Хезмәт күрсәтү төрләре күп: консультацияләр, документлар тутыруда ярдәм, теге яки бу мәсьәләләрне хәл иткәндә барлык этапларда да тулысынча озатып йөрү һ.б.

Белешмә
Опека һәм попечительлек бүлегенең кабул итү көннәре:
дүшәмбе 13.00-17.00 сәгатьтә;
пәнҗешәмбе 8.00-12.00 сәгатьтә;
13.00-17.00 сәгатьтә.
Адресы: Мәктәп бульвары, 2а (КФҮ), 1 кат. Телефоннар: 41-91-45, 41-98-46, 41-91-40, 41-98-24.

Быел, балалар йортларын тәмамлаучылардан дәүләттән алынган фатирны социаль наем шартнамәсе буенча бишьеллык срогы чыгу буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Эш шунда ки, аренданың барлык шартларын үтәгәндә генә торак милеккә тапшырыла.

«Төрле хәлләр бар. Әйтик, бүген 12 мең сумга якын бурычы булган егет шалтыратты. Ул озак вакыт коронавирус белән авырган. Торагын саклап калырга ярдәм итүебезне сорады, барысын да түләргә вәгъдә итте. Без аны күптән беләбез, шуңа ышанабыз, ул — җаваплы егет. Аның барысы да уңышлы булыр дип уйлыйм», — диде Наталья Шибаева.

Быел бүлек әти-әнисе махсус хәрби операция зонасында булган балаларга ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнә: «Безгә бер ир мөрәҗәгать итте. Ул баласын ялгызы тәрбияли, әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Түбән Кама егете фронтка барырга теләк белдерде. Бала кем белән яшәр, дигән сорау туды. Мондый очракларда без балаларны алар яшәргә теләгән якын туганнары карамагына вакытлыча тапшырырга тырышабыз»...

— Сезгә тагын нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Хәзер ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән куркыту "мода«га кереп китте. Опека бүлеге шул юл белән йогынты ясау коралына әйләнеп бара. Әйтик, күршеләр бер-берсе белән бәхәсләшәләр дә, төрле шикаятьләр белән безгә шалтырата башлыйлар. Еш кына барысы да күршенең, кызларының, сеңелләренең һ.б. «канына тоз салу» өчен кирәк. Күп вакыт мондый мөрәҗәгатьләр нигезсез булып чыга. Әмма без аларны игътибарсыз калдыра алмыйбыз, һәр мөрәҗәгатькә җавап бирергә кирәк...

Менә ишекне тыныч кына шакыдылар. Кабинетка ике яшь кыз керде.

«Миңа ярдәм итегезче!» — диде аларның берсе пышылдап диярлек һәм елап җибәрде. Аның әтисе үлгән, әнисе кайгыдан эчүгә сабышкан, ипотека һәм коммуналь түләүләрне туктаткан. Кыз — көллият студенты, энесе — мәктәп укучысы икән. Алар икесе дә фатирның милекчеләре һәм балигъ булгач, аларга зур бурычны капларга туры киләчәк. Өстәвенә, фатир банк залогында булганлыктан, әҗәтне үз өлешләрен сату юлы белән дә түли алмыйлар.

«Елама, без бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырбыз. Бурычны түләттерү турында суд булса да, без сезгә ярдәм итәрбез. Мин юристлар белән киңәшермен, алга таба нишләргә икәнен планлаштырырмын. Борчылма, без әле көрәшербез» — дип, кызны тынычландырырга тырышты Наталья Ивановна.
Кызлар киткәч, сөйләшү дәвам итте.

— Опека һәм попечительлек бүлеге тагын нәрсәләр белән шөгыльләнә?
— Без адреслар буенча да йөрибез. Клиентларыбызның яшәү шартларын тикшерү вәкаләтләребез бар. Шулай ук суд соравы буенча да барабыз.

Гражданлык кодексы нигезендә, дәүләт органы буларак, опека һәм попечительлек бүлеге гамәлдәге мәсьәлә буенча бәяләмә бирергә һәм судка тикшерү актларын җиткерергә тиеш. Судлар төрле эшләр буенча булырга мөмкин: ата-ана хокукларын чикләү яки мәхрүм итү, чикләүләрне бетерү, уллыкка алу, бала белән аралашу тәртибен билгеләү, торак сораулары буенча судлар... Шуңа күрә без кабинетларда гына утырмыйбыз.
Тагын телефон шалтырады. Бер хатын баласын кире кайтарырга булышуны сорады. Күп эчкәнгә һәм баланы тиешенчә карамаганга, ул махсуслаштырылган учреждениегә эләккән. Ана начар гадәтен ташладым, дип ышандыра. Наталья аны шәхси әңгәмәгә чакырды. 

Трубканы куйган гына иде, ишекне яңадан шакыдылар...

Бу көнне опека һәм попечительлек бүлегенә 24 кеше килде. Тагын 20 кеше телефон аша консультация алды.

Сан
Түбән Кама муниципаль районы буенча бүлектә барлыгы 312 бала исәптә тора. Шуларның 203 е - туганнары карамагында, 67 кеше тәрбиягә алган гаиләләрдә, тагын 32се балалар йортында тәрбияләнә.

Ландыш Сәярова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев