Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ел башыннан Түбән Камада 13 меңнән артык кеше диспансеризация үткән

Бу тикшерүнең төп максаты — пациентның тулысынча сәламәт булуын раслау яки нинди дә булса тайпылышларны ачыклау һәм дәвалауны башлау.

Быел Түбән Камада 13 меңнән артык пациент диспансерлаштырылган. 2 меңгә якын кеше профилактик медицина тикшерүе узган, шул ук санда шәһәр халкы тирәнтен диспансерлаштыруга килгән, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

Бу тикшерүнең төп максаты — пациентның тулысынча сәламәт булуын раслау яки нинди дә булса тайпылышларны ачыклау һәм дәвалауны башлау. 2023 елда диспансерлаштыруга түбәндәге елгы кешеләр эләгә: 1984, 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар да. 

Түбән Кама халкына РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында, 8 (8555) 24-40-03 телефоны буенча, шулай ук поликлиника холларында урнашкан терминаллар аша, 1 һәм 2 нче номерлы НЦРМБ поликлиникаларына тикшерү үтәргә язылырга мөмкин, дип искәртәләр. 

Диспансерлаштыру кабинетлары: 

1 нче поликлиника (Менделеев урамы, 46) каб. 107В. эш вакыты 7.00 — 14:30га кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 24-35-21;

2 нче поликлиника (Төзүчеләр проспекты, 10Д) каб. 527. Эш вакыты 7.00-14:30га кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 8(8555) 24-31-89.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев