Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Егетләр китә армиягә

Узган атнада 76 яшь түбәнкамалы армия сафларына хезмәт итәргә китте.

Булачак солдатларны ата-аналары, дуслары хәерле юл теләп озатып калды. Зур юлга кузгалыр алдыннан аларга Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков хәер фатихасын бирде. Шулай ук ата-аналарга да мөрәҗәгать итеп: «Ир-егетләребез Россия территориясендә генә, гаскәрләрнең барлык төрләрендә хезмәт итәчәкләр. Алар махсус хәрби операция уздырылачак районга җибәрелмәячәк», — диде ул. 

Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында кичәге студентлар шактый. Аларны озатырга дуслары, туганнары белән бергә кичәге укытучылары да килгән.

«Без үзебезнең студентларыбызның Ватаныбызны сакларга китүләре белән горурланабыз. Армиягә барыр өчен дипломнарын вакытыннан алда якладылар. Ихлас күңелдән исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез һәм көтеп калабыз», — диде агросәнәгать көллиятенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Галия Ибраһимова

Түбән Камадан хәрби хезмәткә чакырылучылар белән ике автобус Казанга юл тотты. Аларны, медицина тикшерүе узгач, төрле хәрби частьләргә җибәрәчәкләр. Язгы чакырылыш кысаларында тагын ике төркем армиягә китәчәк. 

Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев