Депутатлар Сухрау авыл җирлегендә халык программасын гамәлгә ашыруның барышын бәяләде
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар Сухрау авыл җирлегендә булдылар.

Алар социаль учреждениеләрнең торышы белән таныштылар һәм авыл халкының махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрергә әзерләүләрен күрделәр.
Авылдагы балалар бакчасы берничә елдан юбилеен — 55 еллыгын билгеләп үтәчәк икән. Әлеге мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе ерактан ук якты һәм матур булып күренеп тора һәм, иң мөһиме, анда элеккечә балаларның шат авазлары ишетелә. Депутатлар һәм «Бердәм Россия» вәкилләре бинаның торышын карадылар һәм балаларга тудырылган шартлар белән таныштылар.
Делегация мәктәпкә дә керде. Ул да бай тарихка ия: 1969 елда ачылган, хәзер анда 150дән артык бала белем ала. Өч бертуган Концовлар да шунда укыган. Алар махсус хәрби операциядә катнашканнар, икесе һәлак булган. Ул бертуганнар һәм Иван Калашников хөрмәтенә уку йортында Хәтер мемориалы ачылган.

Авыл клубында да чынчынлап тормыш кайный. Анда гуманитар ярдәм әзерләү буенча актив эш алып барыла. Җирле халык арасыннан үзиреклеләр маскировка челтәрләре үрә. «Хәзерге вакытта 220 челтәр җитештереп, сугышчыларга җибәрдек. Челтәрләрне көн саен үрәбез», — дип сөйләде волонтер Алена Фролова.

Күрше бинада балалар окоп шәмнәре ясыйлар һәм сугышчыларга хатлар язалар. Коры ашлардан токмач һәм борщ әзерләү эше агымга куелган. Депутатлар халыкка сугышчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Иң актив үзиреклеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, депутатлар — барыбыз бергә зур эш башкарабыз. Һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә, чөнки җиңүне якынайту өчен һәркем үз өлешен кертә», — дип билгеләп үтте Сухрау авыл җирлегеннән депутат Илнар Сираев.
Клуб фойесында махсус операция барышында һәлак булган авылдашлары Александр Концов истәлегенә багышланган фотоконкурска йомгак ясалды. Чарада аның улы Артем да катнашты. Аңа спорт җиһазлары, мәктәп өчен җыелма бүләк иттеләр.
Фотоконкурста балалар бакчасы хезмәткәре төшергән фото җиңү яулады. Анда хәзерге вакытта хәбәрсез югалган дип исәпләнүче җирле сугышчы үзенең хатыны белән сурәтләнгән.
«Бердәм Россия» вәкилләре, депутатлар үзләренең сәфәрләрен Ватанны саклаучылар елына багышладылар. Алар партия инициативасы белән авылда тормыш сыйфатын яхшырту буенча халык программаларының ничек тормышка ашырылуы белән таныштылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев