Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Декабрьнең көчле салкыннары аркасында Түбән Камада җылыту өчен түләүләр 50 процентка арткан

Декабрьдә шәһәрнең күп фатирлы йортларында яшәүчеләр 103 196,3 гигакалория күләмендә җылылык энергиясе кулланган.

Декабрьдә булган көчле салкыннар аркасында Түбән Камада бу айда җылыту өчен түләүләр суммасы 49,59 процентка арткан.

Декабрьдә шәһәрнең күп фатирлы йортларында яшәүчеләр 103 196,3 гигакалория күләмендә җылылык энергиясе кулланган. Бу ноябрьгә караганда 49,9 процентка күбрәк.

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләвенчә, аеруча салкын көннәрдә ТЭЦ һәм торак йортларның ИТПларында да теплоноситель температурасы күтәрелүе күзәтелгән.

«Шуның аркасында декабрьдә татарстанлыларның фатирларында яшәү өчен уңайлы булган температура саклана алды», — диде чиновник.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев