Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Быел Түбән Кама районында 3,5 меңнән артык бала балалар бакчасына барачак

Ата-аналарга бакчаны беренче майга кадәр сайларга киңәш итәләр.

Балалар бакчасына кабул ителү чират тәртибендә генә бара, дип хәбәр итә үзенең «ВКонтакте» дагы сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

Түбән Каманың 14 мәктәпкәчә учреждениесе базасында өч яшьлек балалар өчен төркемнәр ачылачак. Урыннар саны — 573. Шулай ук балалар бакчасына бер яшьтән ике яшькә кадәрге 700дән артык сабый кабул ителәчәк.

Гомумән алганда, яңа уку елында балалар бакчасына 3,5 меңнән артык бала барачак. Мәктәпкәчә учреждениеләрне комплектлау 1 июньнән 31 августка кадәр башкарылачак, дип искәртә Светлана Андрианова.

Ата-аналарга бакчаны беренче майга кадәр сайларга киңәш итәләр. Кабул итү мәсьәләләре буенча түбәнкамалылар күп функцияле үзәккә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Мәктәп бульвары, 2а (33 нче тәрәзә). Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 43-13-63.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев