Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Быел фитр сәдакасы күләме билгеле булды

Рамазан ае башлануга санаулы көннәр калып бара.

Диния нәзарәтендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат конференциясе булды. Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләме күпме булуы турында сөйләде.

Булат хәзрәт сүзләре буенча, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме — 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнгән.

Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә — 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 800 сум.

«Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде», — дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, Уразаның беренче көне 23 март, 21 апрель Ураза бәйрәме.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев